Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:55

Израилдә кебек “мин исән-сау” дигән әзер “смс”ларны Русиядәге телефоннарга да кертә башларга вакыт җитмәдеме; Укытучылар елында сыйныф җитәкчеләре бушлай эшли; Колумбиядә милли компонент турында сөйләгәннәр - болар хакында "Безнең гәҗиттә" укый аласыз.

“Безнең гәҗит”нең соңгы санында “Син исәнме, мин..” исемле мәкаләдә газетның баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов Мәскәүдә булган террор гамәлләре турында фикерләре белән бүлешә. Автор күптән түгел, кибеттә әйберен онытып китү тарихын искә ала. 5-10 минуттан кире әйләнеп кергәч, пластик букчасы янында кибетчеләр генә түгел, сатып алучылар да җыелган булган. Алар бомба дип куркуга сабышкан булган икән.

“Кайбер депутатлар теракт өчен үлем җәзасын кайтару тәкъдимен күтәрде. Үзенә бомба бәйләп, үзе белән башкаларны шартлатырга баручыны куркытамы бу җәза?”, дигән сорау куя автор.

Баш мөхәррир шулай ук, террор шартларында яшәгән Израилдә кебек “мин исән-сау” дигән әзер “смс”ларны Русиядәге телефоннарга да кертә башларга вакыт җитмәде микән дигән тәкъдим кертә.

Сыйныф җитәкчеләре бушлай эшли

Газетның “Җан авазы” сәхифәсендә “Укытучыларны кимсетмибезме?” дип исемләнгән хат басылып чыккан. Норлат районы гимназиясендә эшләгән һөнәр берлеге җитәкчесе Укытучылар елында мөгәлимнәрнең хәленә игътибар юнәлтә.
“Сыйныф җитәкчеләре дәү хөкүмәтебезнең бушка эшләү тәҗрибәсендә катнашта. Бу бит сенсация, җәмәгать XXI гасырда һәм Укытучылар елында бары тик укытучылар гына бушлай эшләргә мөмкин”, ди Норлат гимназиясеннән Хәлим Әлимов.
Ул сыйныф җитәкчелеге өчен акча түләнмәгәч, хисапларны язмаска тәкдим итә. Укытучылардан эш кәгазьләре килеп тормаса, мәгарифне күзәтүче оешмалар эшсез калачак, ди язманың авторы.

Татар театры Европа юлыннан барамы?

“Мәдәният турында сөйләшәбез” дигән сәхифәдә театр белгече Нияз Игъламов белән әңгәмә укый алырсыз. Анда Нияз Игъламов Г.Камал театрының Колубмиядәге фестивальгә барып кайтуы турында сөйли.

Анда татар театрына багышланган семинарлар булган икән. Бу укуларда, Нияз Игъламов Русиядә милли компонентның бетерелүе турында сөйләдем, ди. Ул аның ничек итеп милләткә, татар театрына тәэсир ясавы турында фикерләре белән уртаклашкан.

Укуларда катнашкан кешеләр татар милләтенә кызыксыну белдергән, әмма Казан кунакларының аларга бирергә чит телгә тәрҗемә ителгән китаплары булмаган.

Нияз Игъламов: “Мәдәниятебезне, тарихыбызны халыкара базарга чыгармыйбыз. Һичь югы инглиз, испан, француз теленә тәрҗемәләр кирәк”, ди.

Игъламов, татар театры Европа юлыннан барырга тиеш, дөньякүләм әсәрләр халыкара сәхнәгә юл ача, дип саный.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG