Accessibility links

Кайнар хәбәр

Расих Әхмәтвәлиев: “Уфадан Казанга туры юл юк”


Расих Әхмәтвәлиевнең "Үтәкүренмәле җайдак" рәсеме.
Расих Әхмәтвәлиевнең "Үтәкүренмәле җайдак" рәсеме.

“Чыңгызхан” иҗат берләшмәсе рәссамы Расих Әхмәтвәлиев Казанда танылу өчен башта дөньяны яуларга кирәк дигән карашта. Алар 2010 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләген алырга теләүчеләр исемлегендә.


Сәнгать белгече Розалина Шаһиева: “Әгәр кулымнан килсә, мин быелгы рәссам һәм сынчылар арасыннан Тукай бүләген “Чыңгызхан”нарга да, Илдар Хановка да бирер идем”, дип белдерә. Ханов иҗаты - “Галәм гыйбадәтханәсе”н дөньяда тиңе булмаган мәдәни урын икәнлеген кешелек киләчәктә күбрәк аңлар әле дип әйтә ул.

“Сигез манаралы җәннәт “Хашти-бихшит” легендасын кабатлаучы гыймарәте (бина-Р.Ш) искиткеч феномен булып тора. Ул – татарның горурлыгы. “Чыңгызхан” да нәкъ шундый ук горурлык. Мин тотар идем дә шуларның икесенә бирер идем”, ди Шаһиева.

“Чыңгызхан”нарны Шаһиева бүгенге татар сәнгате мохитенең йолдызлары дип атый. Алар сәнгатьне үзләренче күрә, үз йөрәкләре белән тоя. Ару-талуны да белмиләр. Шул ук вакытта үтә дә үҗәтләр. Алар татарның борынгы мирасы аша, Казан тарихы аша бүгенге иҗатларына килгән. Шаһиева фикеренчә, Казанны Вавилонга “Чыңгызхан”нар гына тиңли алды.

“Дөнья сәнгате белән катнашкан һәм дөнья мирасын үзләштерүдән килгән зур телне алар Тукайга багышладылар. Тукайга багышланган эшләре дә эпик куәтле, көчле. Мифология белән тоташа”, ди Шаһиева.

"Тукайны юксыну"
Сәнгать белгече Шаһиева “Чыңгызхан”нарның иҗат ысулы нәтиҗәсендә туган әсәрләрен “зур тел” дип бәяли. Бу тел адәм башына сыймаслык рәвешләр тудыра. Рәсемнәрне күреп телсезләр телгә килә, күп сөйләшкәннәр телләрен дә йотарга мөмкин. Менә бер генә мисал, Васил Ханнановның “Тукайны юксыну” дигән рәсемен алыйк.

“Тукай хакында сыктау ул. Җилфердәп торган пәрдәләр артында Тукайның җеназасы. Ә монда Тукайны озатып алтын фәрештәләр әллә җырлый, әллә елый. Аларның эшләре башка килмәслек рәвештә.

Расих Әхмәтвәлиевнең “Җайдак” дигән эшен алсак, җайдак кәчәбәлек, чыңгызханлык, бирешмәүлек образы. Шулай ук яңа тизлекләр, яңа рәвешләр. Европага мәдәни экспансия образы да. Шушы җайдак формасында Тукайны да сүрәтләгәннәр.

Расихның “Илһамлану” дигән сериясе бар. Ул испанча, французча, русча да илһамлана ул. Менә бу серияләрдә дә Тукай эзе тоелып тора”, ди Розалина Шаһиева.

Дөрес, кайберәүләр Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән бу рәсемнәр “Тукай рухы – мәңгелек” дип аталгач Тукайны һәм ул иҗат иткән образларны эзли башлый. Туп-турыга тукайлыкны күрергә тели. Сәнгать белгечләре дә, иҗатчылар үзләре дә иң беренче чиратта рәсемнәрдән Тукай рухын, бөек шагыйрь аша безнең күңелләребезгә кереп урнашкан татар рухын һәм аның кабатланмас булуын эзләргә кирәк, диләр.

Расих Әхмәтвәлиев үзе дә “Рухлану” сериясенә килгәндә, аны Тукай рухлы татар рәссамы эшләгән, ди. “Татар рухы төрле рәсем юнәлешләрен аңлавын, ничек күзаллавын, күрсәткән”, ди Әхмәтвәлиев. Испанча, французча, американча, русча рәсем ясау юнәлешләрен татар рухы аша үткәрә ул.

Рәссам Тукай рухына тагын да якынаю өчен, төрле илләрнең узган гасырда дөнья сәнгатенә алып килгән яңалыклары аша, озын-озын юлга чыккан. Гомумән, Розалина Шаһиева әйтүенчә, алар “Чыңгызхан”нар барсы да юлчылар, юлаучылар. Аларны әле теге илдә, әле бу илдә күрергә була. Заманча татар сәнгатен таратучылар да, шакатыручылар да.

“Мин үзем 6 ел Франциядә яшәдем. Бүген дә Парижда һәм башка илләрдәге галереяләр белән эш алып барам. Мәскәү белән Петербурдан тыш күп илләрдәге күргәзмәләрдә катнаштык. Ринат Харис бүген Торонтода яши һәм төрле күргәзмәләрдә катнаша. Эшләре бик күп музейларда бар. Васил Ханнановның эшләре Русиядәге бөтен зур музейларда да бар. Сәнгать тәнкыйтьчеләренең күбесе безне кызыклы рәссамнар дип таный”, ди Расих Әхмәтвәлиев.

Дөньяны ураучылар көзгә Мәскәүдә һәм Петербурда тагын күргәзмәләрен оештырырга җыеналар.
Расих Әхмәтвәлиевнең "Испан илһамы" рәсеме

Тукай рухы булган татар башкаласына урау юллар белән килгән алар. Казанга тәүге сукмакларына да быел 20 ел. 1990 елда үзләренең рәсемнәрен Петербурда күрсәтәләр. Беренче уртак күргәзмә була ул. Алар аны “Татарт” дип атыйлар. Ул вакытта рәсемнәр рәссамнар арасында зур кызыксыну тудыра. Шуннан соң гына Казанга килеп үзләрен татар рухлы калада тәкъдим итәләр.

Мәскәү, Петербур һәм башка илләрдә танылганрак булсаң Казанга килү җиңелрәк, Уфадан Казанга туры юл юк, дип ярым шаярып һәм ярым хакыйкилыкны әйтә Әхмәтвәлиев.

“Татарт” дигән әйбер бик зур әйбер ул. Ул татар сәнгатенең XX гасыр ахырында XXI гасыр башында дөньяда яшәеше”, ди Розалина Шаһиева. Аның сүзләренчә, заманча татар сәнгате дигәнне дә, аның нинди икәнлеген дә аңлата. Гүзәл үрнәкләре “Чыңгызхан”нарда.
XS
SM
MD
LG