Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:22

Татарстан сәяси элитасы 22 апрельне көтә. Чөнки бу көнне җитәкчелек даирәсендә үзгәрешләр билгеле булачак. Иң мөһиме, күпләрне борчыган – премьер-министр кем булыр икән соң, дигән сорауга җавап ишетеләчәк.

Әлегә Миңнеханов президентлыгының беренче атналары тыныч уза. Элекке президент Миңтимер Шәймиев Карловы Варыда ял итеп ятканда, яңа башлык әкренләп үз кешеләрен үз арбасына җыя.

Узган атнада ул президентның сак хезмәте башлыгын, матбугат үзәге җитәкчесен, президент эшләре белән идарә итүчене алмаштырып, бу урыннарга үзенә якын кешеләрне билгеләде, ди белгечләр.

Бу атнада исә, Миңнеханов Искәндәр Мофлихановны да президент ярдәмчесе итеп алды. Моңа кадәр ул премьер-министрның тышкы икътисади эшләре буенча ярдәмчесе иде.

Мәскәүдәге вәкилгә дә чират җитте

Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов сүзләренчә, хәзер Миңнеханов Татарстанның Мәскәүдәге вәкилен дә алмаштырырга уйлый.
Рәшит Әхмәтов

“Соңгы мәгълүматларга караганда, хәзер яңа президент республиканың Мәскәүдәге вәкиле Назыйф Мириханов урынына да яңа кешене билгеләмәкче. Чөнки Мириханов Татарстан белән Федераль үзәк арасындагы элемтәләрдә катнашучы төп шәхесләрдән санала. Ул Шәймиевкә якын иде. Миңнехановның исә, бу урында үз кешесен эшләтәсе килә.

Шулай ук соңгы кадрлар үзгәрешләреннән, Идел буе федераль университеты ректоры итеп Алабуга башлыгы Гафуровны билгеләү тора. Бу турыда җитәкчелек үзара килешкән инде дигән хәбәр бар”, ди Рәшит Әхмәтов.

Яңа президент аппараты оеша башласа да, әлегә аның белән кем җитәкләячәге билгеле түгел. Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов фикеренчә, бу вазыйфаны министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Гафаров башкарырга мөмкин. Әмма Миңнеханов Гафаровны хөкүмәтне күзәтү өчен үз урынында калдырачак, ди белгеч.

Премьер-министр кем булачак?

Президент аппараты тирәсендә бераз ачыклык керсә дә, яңа хөкүмәтнең нинди булачагын, премьерның кем икәнен, кайсы министр үз урынында утырып калачагын һәм үз вазыйфаларыннан китүчеләрне әле беркем белми.

Казан дәүләт технология университеты галиме Сергей Сергеев премьер-министр урынында түбәндәге шәхесләрне күрә.

“КамАЗ” башлыгы Сергей Когогин Татарстанга менә дигән премьер-министр була алыр иде. Әмма аның шундый абруйлы ширкәтне калдырып китүе шикле.
Сергей Сергеев

Премьер урынына намзәт итеп авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовны һәм хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министры Айрат Шәфигуллинны атап була. Узган җыелышларның берсендә Миңнехановның икътисад эшләре белән үзе шөгыльләнәчәген әйтү сәбәпле, күпләр премьер социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк, дип фаразлый. Бу яссылыктан чыгып карасак, премьер урынына Шәфигуллин намзәте туры килә”, ди Сергеев.

Әлегә Татарстан хөкүмәтен элекке премьерның беренче урынбасары булган Равил Моратов җитәкли.

Сәясәт белгече, Рәшит Әхмәтов, берсүзсез премьер-министр урынында Марат Әхмәтовны күрә.

“Әхмәтов Миңнехановка да, Шәймиевка да бик якын кеше. Ул көчле җитәкче. Аның җитәкчелегендә республика авыл хуҗалыгы нык алга китте. Бүген Татарстан Русиядәге сөт товарларының 8%-ын җитештерә. Бу тырышлыклары өчен Әхмәтовны инде күптән Русия авыл хуҗалыгы министры була иде. Ул артык амбициоз кеше түгел, булганына канәгать булып яши белә. Нәкъ менә шушы сыйфаты белән ул Миңнехановка ошыйдыр да. Яңа президентка аның белән эшләү уңайлы булачак”, ди Әхмәтов.

Аның фикеренчә, премьер урынына төзелеш министры Марат Хөснуллин да билгеләнергә мөмкин. Чөнки ул республикада торак тармагын аякка бастырган кеше. Әмма барыбер дә Миңнехановка Әхмәтов якынрак, ди белгеч.

Миңнеханов премьер да, президент та

Яңа премьер-министр кем генә булмасын, ул мөгаен Рөстәм Миңнехановка якын даирәдән һәм агымдагы оператив эшне җитез оештырырга сәләтле, министрларны координацияләүче һәм артык ялтырап, күренергә яратмаучы шәхес булыр. Шунлыктан Татарстанның премьеры да президенты да бер үк кеше – Миңнеханов булачак, ди белгечләр.

“Премьер кем булса да, татарга файда юк”

Русия дәүләт думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин исә, хакимият үзгәргән мәлдә, чынга ашар-ашмас фаразлар ясап утырудан мәгънә юк, ди. Аның фикеренчә республика җитәкчелеге үз сәясәтен милләткә таба бормаса, премьер-итеп кемне генә билгеләмәсеннән хәл үзгәрмәячәк.
Фәндәс Сафиуллин

“Әгәр элеккечә татарның милли проблемаларына, язмышына игътибар ителми икән, әгәр толерантлык дигән сүзне татарның мәнфәгатен кысу исәбенә генә тәэмин итү сәясәте дәвам итә икән, кемне куйсалар да миңа барыбер. Ул шул бер ук юлдан барачак. Монысы шәхестән тормый. Әлегә исә республика җитәкчелегенең алып барган сәясәтнең башка якка үзгәрәчәген күрсәтүче бер генә чара да юк. Бу сигнал булмаган чакта, киләчәктә җитәкчелек составы да шул калачак. Фамилияләре үзгәрергә мөмкин, әмма гамәлләре шулай ук калыр”, ди Фәндәс Сафиуллин.

Сәясәт белгечләре фикеренчә, әлегә Миңнеханов алдында торган төп эш апрель азагында республика хөкүмәтен барлау. Аннан соң ул ныклап үз идарәсен төзүгә керешәчәк. Шуннан соң Татарстанда, Шәймиев чоры тәмамланып, Миңнеханов эпохасы башланачак, дигән фаразлар бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG