Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сербия Косово бәйсезлеген беркайчан да танымаячак"


Сербия президенты Борис Тадич, Сербия Косово бәйсезлеген бер айчан да танымаячак, дип әйтте. Тадич Сербиягә килгән АКШ Тышкы эшләр секретаре ярдәмчесе Джэймс Стейберг белән очрашудан соң ясаган чыгышта, Косовоның бәйсезлеге белән килешмәвен белдерде.

Серб башлыгы шулак ук, бәйсезлек адымынын ике тараф өчен дә файдага булмавын әйтеп, бу мәсьәләгә чишелеш табу кирәклегенә басым ясады.

Косово 2008 елда Сербиядән берьяклы буларак бәйсезлеген игълан итте. АКШ һәм Европа Берлеге илләренең күпчелеге Косово бәйсезлеген таный. Мәскәү хакимияте исә Сербияне яклап Косово бәйсезлегенә каршы чыга.

АКШ Тышкы эшләр секретаре ярдәмчесе Джэмс Стейберг Балкан сәфәрен иртәгә Косовода йомгаклаячак.
XS
SM
MD
LG