Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:16

Стратегик якынаю килешүе


Русия һәм АКШ президентлары стратегик коралларны киметү турында килешүгә кул куйды. Ике ил үзләренең атом чукмарларын 1550дән арттырмаска тиеш. Күпләр бу килешүне салкын сугыш чорына кайтуга тиңли. Советлар Берлеге беткәннән соң 20 ел үткәч – яңа килешү нәрсәне аңлата?



Салкын сугышны искә алучылар булса да, белгечләрнең бу килешү мәсьәләсендә фикере уртак. Бу - ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр өчен уңай күренеш.

Мөнәсәбәтләрендә катлаулы чор кичергән ике ил бер ел эчендә ике якны да кәнәгатьләндерерлек шартлар нигезендә коралны киметү турында килешүгә ирешә алды.

Мәскәү Карнеги үзәге башлыгы Дмитрий Тренин ни өчен бу килешүнең алга таба зур адым икәнен аңлатып бирде.
Берберебезне күзәтү ышаныч булдыруга ярдәм итәчәк ...


“Сүндереп кабызу” сәясәтенең буш сүз булып кына калмыйча нәтиҗә бирүен күрсәтә. Менә коралны киметү турында килешә алдылар. Аның эчтәлеге авыр, сөйләшүләр җиңел булмады, әмма килешә алдылар. Бу - эшлекле килешү.

Икенчедән – бу килешү алга таба Русия-АКШ мөнәсәбәтләренең үсешенә юл салды. Уңай бер күренеш барлыкка килде. Аны үстереп булса ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне якынайтып ук булмаса да, аларны тыныч итеп төзеп булыр иде. Әмма бу килешүдән соң нинди адымнар ясалуга бәйле.”

Стратегик коралларны киметү килешүе
Карнеги үзәге башлыгы Дмитрий Тренин сүзләренә караганда, эш ничә атом чукмарының калуында һәм күпмесенең киметелүендә дә түгел. Эш шунда – атом коралы булган ике зур дәүләт арасында мөнәсәбәтләр бер җайга салына, алар берберсенең коралын тикшереп контроль итә башлый.

Моңарчы рөхсәт ителгән атом чукмарлары саны 2200 иде. Хәзер бу сан 1550гә кадәр киметелә. Шулай ук атом чукмарлары урнаштырылган ракета яки башка стратегик җиһазларның саны 700дән артмаска тиеш. Килешүдә елына 18гә кадәр тикшерү уздыру каралган.

“Бүген атом иминлеге һәм корал җәелдермәү өлкәсе өчен, шулай ук АКШ-Русия мөнәсәбәтләре өчен хәлиткеч мөһим көн. Бу безнең Стратегик коралларны киметү килешүенә ирешү көне. Килешүдә коралны киметү каралган һәм без аны эшлиячәкбез. Безнең корал урташтырылган җиһазлар саны ике мәртәбә киметеләчәк. Безнең бу эшебезне күзәтеп торачаклар, бу ике арада ышаныч булдыруга таба зур адым”, диде АКШ президенты Обама.
Мөнәсәбәтләрне бик якынайтып булмаса да, аларны тыныч итеп төзеп булыр иде ...

АКШ һәм Русия бергә дөньядагы атом коралының 90% ия.

Русия президенты Дмитрий Медведев бу килешүне бөтен җир шары өчен “тарихи вакыйга”, дип атады.

“Безгә Русия һәм АКШның мәнфәгатьләренә тулысынча туры килгән документ тапшырылды. Монда җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр юк – бу ике як өчен дә отышлы килешү”, диде Русия президенты.

Стратегик коралны киметү килешүе гамәлдә эшли башласын өчен ике илнең парламентлары аны расларга тиеш. Ике президент та килешүнең раслануы өчен тырышырга вәгъдә итте.

Килешүдән соң бәйрәм ашы

Медведев белән Обама Прагадагы очрашуда шулай ук Иранның атом кризисына борчылу белдерде.

Медведев, Иранның үзенә булган тәкъдимнәргә колак салмавы аркасында БМО Иминлек Шурасының яңадан Тәһранга карата чикләүләр кабул итү ихтималын телгә алды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG