Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:37

Татарстан президентының элекке матбугат вәкиле, социаль каршылык чыгаруда гаепләнеп 1 ел да 9 айга ирегеннән мәхрүм ителеп Дегетле колониясенә ябылган Ирек Мортазин анда үзенең эзәрлекләнүенә ризасызлык белдереп ачлык игълан иткән. Бу турыда Азатлыкка җәмәгате Ләйсән Ситдыйкова сөйләде. Рәсмиләр бу хәбәрне расламый.

Ләйсән Ситдыйкова ире белән соңгы мәртәбә 6 апрель кичендә телефон аша гына сөйләшкәнлеген, тулырак һәм яңарак мәгълумат булмавын белдерде.

“1 апрельдән ул ачлык иглан иткән, бу хакта ул миңа 6сында шалтратып әйтте. Аны Дегетле авылына чыкканы өчен изоляторга ябып куйганнар, ул шуңа протест итеп ачлык игълан итте. Ул моңарчы да авылга чыгып йөргән, ул авылга чыгып һава сулап керүне тәртип бозу дип санамый. Аның Татарстанның кеше хокуклары вәкиле Вагыйзов һәм төрмәләрне контроль итүче прокурор белән очрашасы килә. Үзе ул моны – "Вечерняя Казань" газетында чыккан мәкаләсе белән аңлата, күрәсең, аның Татарстанда хакимият алмашынуына булган фикерләре кемгәдер ошамаган, ди ул үзе”, ди Ләйсән Ситдыйкова.

Татарстанның җәза карарларын гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Инга Мазуренко исә Мортазинның ачлык тотуы турындагы хәбәрне кире какты.

Ләйсән Ситдыйкова 2008 елның көзендә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең үлеме турында хәбәр иткәннән соң мәхкамәгә тартылган Ирек Мортазинның киңкүләм мәгълумат чараларында яла ягу өчен төрмәгә ябылучы итеп сүрәтләнүенә рәнҗүен белдерде һәм Ирек Мортазин яла ягуда түгел, җитәкчелекне тәнкыйтьләгән өчен социаль киеренкелек чыгаруда гаепләнеп ирегеннән мәхрүм ителгәнлегенә басым ясады.

"Барысын да бутап бетерделәр. Баштан-аякка, аяктан-башка. Шәймиевне күмүче диләр аны. Ул бернинди дә Шәймиевне күмүче түгел. Аны Шәймиевнең үлүе турындагы хәбәр өчен хөкем итмәделәр. Гаепләү эше интернетта бар, ул 282-нче матдә нигезендә хөкем ителгән. Шуны ачып кына карарга кирәк. Һәрвакыт шул бер балык башы – имеш ялган, гайбәт тараткан өчен. Юк шул аның өчен түгел. Барысы да ачык язылган, ачып карарга гына кирәк," диде Ирек Мортазинның җәмәгате.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG