Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:08

Обама Сенатны Русия белән яңа атом килешүен хупларга чакыра


АКШ президенты Барак Обама һәм башка югары демократ җитәкчеләр АКШ Сенатын стратегик коралларны киметү турында Русия белән имзаланган яңа килешүне мөмкин кадәр тизрәк ратификацияләргә чакырды.

ABC News телевидениесе аша Обама республикан сенаторларга мөрәҗәгать итеп бу документны хупларга өндәде. Аның сүзләренчә, әлеге килешү АКШның барлык төп мәнфәгатьләрен исәпкә ала һәм киләчәктә атом технологияләрен таратмау мәсьәләләрендә АКШка ярдам итәчәк.

Сенатта зарур булган өчтән-ике күпчелекнең яклавын алу өчен Обамага кимендә 8 республикан тавышы кирәк булачак.

XS
SM
MD
LG