Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Шәрык-шоу” тагын шаулый


Җомга көнне Уфада ел да оештырылучы “Шәрык-шоу” тамашалары башланды. Быел да аңа Татарстан сәнгать осталары чакырылды.

Бу күркәм бәйрәм Уфаның иң матур мәдәният учакларының берсе – Нефтьчеләр мәдәният сараенда ике көн рәттән үтәчәк.
“Башкортстандагы киң билгеле “Шәрык” радиосы тарафыннан үткәрелүче шушы зур сәнгать бәйрәме быел да бик киң колачлы үтәчәк”, дип белдерде радионың әйдәүче журналистларының берсе Лена Фатыйхова “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

Уфаның иң матур Нефтьчеләр мәдәният сараенда узачак шушы сәнгать бәйрәме, җыр-моң тантанасына, һәр елдагыча, Казаннан да күренекле җырчылар килгән.
“Шәрык-шоу” тамашасы, быел да гади концерт кына түгел, ә чын театрлаштырылган тамаша сыйфатында үтәчәк, ди Лена Фатыйхова.

Әйе, радио хезмәткәрләре быелгы “Шәрык-шоу”ны да матур шоу дәрәҗәсенә күтәрергә ниятли. Бәйрәм тамашасы барышында радио җитәкчелеге, һәр елдагыча, Башкортстанның сәнгать ветераннарын хөрмәтләүне, аларга күчтәнәчләр бирүне дә оештырачак”.

“Шәрык-шоу” тамашаларында яңгыраган яңа җырлар тасмага алынып, соңыннан тупланма компакт һәм DVD тәлинкәләр чыгару күзаллана.
XS
SM
MD
LG