Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:31

Башкорт әдипләре Чиләбегә китте


Җомга көнне Чиләбедә Башкорт әдәбияты көннәре башланды. Аның кысаларында төрле очрашулар һәм кичәләр була.

Соңгы елларда Башкортстан каләм әһелләре күрше Чиләбе өлкәсенә еш бара. Башкортлар белән татарлар күп яшәгән төбәктә укучылар белән очрашулар да, күргәзмәләр дә, китап сәүдәсе дә оештырыла.

Бу юлы да Башкортстан әдипләре байтак мәдәни чараларда катнашачак. Әлеге төркемгә Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Кадим Аралбаев җитәкчелек итә.

Язучылар белән бергә бу сәфәргә Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге дәүләт “Китап” нәшрияты вәкилләре дә китте. Алар үзләре белән бер йөк машинасы китаплар да алып китте.

Шушы сәфәргә чыгар алдыннан “Китап” нәшрияты җитәкчесе Зөфәр Тимербулатов Чиләбегә нинди рухи байлыклар алып баруы хакында журналистлар белән очрашуда сөйләде. “Төрле китаплар бар безнең күчтәнәчләр арасында, әдәби китаплар да, тарихка кагылышлары да”, ди Зөфәр Тимербулатов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG