Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:31

Чаллыда яшәүче җырчы Марсилия һәм аның концертларын оештыручы Ришат Йосыпов ерак сәфәрдән – Томски, Иркутски, Хабаровски якларыннан кайтып Казахстан белән Кыргызстанга юл тотты. Казаннан сәнгатькәрләр сирәк бара торган ерак төбәкләргә милли моң илтүчеләр белән ике сәфәр арасында сөйләшеп алдык.

Тын океан ярларыннан сәлам

Ландыш Әбүдәрова.
Сез кайсы шәһәрләрдә булыгыз? Шул турыда тәфсилләбрәк сөйләп китсәгез иде.

Марсилия. Безнең сәфәребез бер айга сузылды. 27 гыйнварда чыгып киткән идек, 2нче мартта кайтып җиттек. Шушы арада без күп кенә шәһәрләрдә булдык. Шушы зур юлларга безне Ришат абый Йосыпов алып чыга, ул алдан барып концертлар оештыра, аннары безне алып чыгып китә.

Ришат Йосыпов. Сәфәребез Томски шәһәреннән башланып китте, Красноярскида, ул өлкәнең Лесосибирски, Ачински, Бирюлисси, Кански шәһәрләрендә, аннан инде Байкал буена юл тоттык. Иркутски, БАМның “башкаласы” Тында шәһәрендә концертлар куйдык. Тындадан Саха (Якутия) республикасына киттек. Алдан шәһәрендә, аның башкаласы Якутскида булдык һәм Ерак Көнчыгышка юл алдык. Амурдагы Комсомольскида булып, Хабаровскидан Сахалин утравына очтык. Көньяк Сахалин шәһәрендә милләттәшләр белән очрашып, сәфәребезне шунда тәмамладык.

Ландыш Әбүдәрова. Концертлар ничек үтте?

Марсилия. Концертлар яхшы узды. Миңа Красноярски шәһәрендә бигрәк тә ошый. Анда минем үземнең тамашачыларым бар, дисәм дә дөрес булыр. Быел анда 6нчы тапкыр булдык. 400 кешелек зал тулы иде. Татарстан өчен бу аз тоелырга мөмкин, әмма Красноярски өлкәсендә урыслашып баручы татарларны исәпкә алганда, бу бик әйбәт.

Ришат Йосыпов. Красноярски гына түгел, хәзер инде Томскида, Лесосибирски шәһәрендә тамашачылар көтеп ала. Концерт алдыннан бик күп халык кереп, күрешеп чыгарга тырыша. Киткәндә дә вокзалга кадәр барып озатып калалар. Якутиядә, Хабаровскида тамашачылар яратып кабул итә. Сахалинда быел икенче тапкыр гына булсак та, халык алдан белеп, көтеп алган иде.

Марсилия. Татар җырларын яраталар, тыңлыйлар. Дисклар алып барырга тырышабыз, аны күп алып барып та булмый бит инде. Дисклар бүләк итәбез. Рәхмәт, онытмыйлар, көтәләр.

Ландыш Әбүдәрова. Сез йөргән җирләрдә татар концертлары күптән булганмы?

Ришат Йосыпов. Татарстаннан да, Башкортстаннан да аерым концерт бригадалары кайчан килгәнен хәтерләмиләр. Мин үзем Красноярскига 1986 елда беренче тапкыр барып чыккан идем. Казан дәүләт университетыннан студентлар белән фольклор экспедициясенә барган идек. Шуннан бирле мин анда һәр елны бардым, җырчылар алып килдем.


Зөфәр Хәйретдинов, Рөстәм Сәрвәров, Нәфкать Нигъмәтуллин, Илсур Сафин булдылар анда. Соңгы алты елда Марсилиянең иҗат коллективы белән барабыз. Башка җырчылар концертлар белән барганнары юк. Соңгы вакытта Бөтендөнья татарлар конгрессы ел саен Сабантуйга артистлар җибәрә.

Ландыш Әбүдәрова. Иркутски кебек зур шәһәрләрдә тамашачы җыю авыр түгелме?

Ришат Йосыпов. Анда оештыручыларыбыз булыша. Шөкер, андый кешеләребез бар. Томскида татар мохтариятенең җитәкчесе Флүрә Гайфйулла кызы, аның ярдәмчесе Мәликә апа, Красноярскида һәм аның шәһәрләрендә Вагыйз Фәйзуллинның ярдәме зур.

Лесосибирскида зур гына автомобильләр оешмасының генеральный директоры Гали Әхмәдуллинның ярдәмен нык тоябыз. Иркутскида яңа гына оештырылды, анда яңа кешеләр. Тындада башкорт егете Рәфис бар. Аның тырышлыгы белән без инде дүрт тапкыр шаулатып концерт куябыз, Якутскида, шулай ук башкорт кызы Римма Абдулла кызы, Амурдагы Комсомольскида Рөстәм Шәкүр улы, Хабаровскида Сәрвәртдин әфәнде һәм Сахалинда Хәмдия исемле башкорт ханым ярдәм итте. Концертлар чын мәгънәсендә милләт дип янып йөргән татар кызлары, татар егетләре белән оештырыла.

Ландыш Әбүдәрова. Әле бит сез башкорт егетләре, кызлары дип санадыгыз.

Ришат Йосыпов. Әйе, еракта яшәгән милләттәшләр өчен башкорт, татар дип аеру юк. Бергә-бергә концертка килеп, рәхәтләнеп ял итәләр.

Читтәге татарлар бердәм яши

Ландыш Әбүдәрова.
Сез барган җирдә татарлар ничек яши? Аңа игътибар итәсезме?

Ришат Йосыпов. Игътибар итәбез һәм Аллага шөкер дип әйтергә генә кала. Бердәм яшиләр. Бер мисал гына китерәм. Красноярски шәһәрендә зур гына металлургия комбинаты бар, аның җитәкчесе Хәмит Габит улы татарларга ярдәм итәргә тырыша. Шундый бердәмлек һәрбер шәһәрдә сизелә. Лесосбирскида Гали Әхмәдуллин шулай ук үзенең оешмасына бик күп татар кешесен чакыра. Анда татарлар бик канәгатьлек белән, шатланышып эшлиләр.

Марсилия. Әйе. Бердәмлек сизелә. Концертларга да алар бер-берсенә шалтыратышып, хәбәр итешеп килә. Заллар кайвакытта шулай да тула. Чөнки зур шәһәрләрдә реклам чыгымнары зур була, әллә ни киңәеп китеп реклам бирергә мөмкинлек тә юк.

Репертуарга күбрәк татар халык җырлары алырга тырышабыз инде. Шунда яшәүче милләттәшләрнең туган якны сагынуларын искә алып, монда кайткач махсус бер җыр яздык. Ул “Туган ил” дип атала. Сүзләре Галиәхмәт Шаһиныкы, көен Рубис абый Зарипов язды. Ул үзе дә озак еллар чит илләрдә, чит җирләрдә йөргән, олыгайган көндә Татарстанга кайтып яши башлады. Аңа туган якны сагыну хисе таныш, җыр да уңышлы гына килеп чыкты. Бу җырны мин сәхнәдән башкардым, халык яратты, үз итте, елый-елый тыңладылар.

Урта Азиядәге милләттәшләр янына

Ландыш Әбүдәрова. Сез тагын ерак сәфәргә җыенасыз. Кайсы якларга юл тотасыз?

Ришат Йосыпов. Без Оренбурга китәбез, аннан Казахстанга чыгабыз. Анда беренче концерт Актүбә шәһәрендә була, аннан Караганда, Абай дигән шәһәрләрдә булабыз. Һәм Петропавловскига киләбез, Петропавловскидан Павлодарга. Болар барысы да зур шәһәрләр. Аннан Астанада, Алматыда, Тараста булабыз да Кыргызстанга чыгып китәбез. Кыргызстанда Ош шәһәрендә булабыз, Бишкекта һәм даны бөтен дөньяга таралган Ыссык-күл янындагы Каракул шәһәренә китәбез. Шуның белән 25 көнгә сузылган сәфәребез тәмамлана.

Марсилия. Ул якларда да инде беренче тапкыр гына түгел, Ыссык-күлдә ике тапкыр булдык. Ошта беренче тапкыр гына әле.

Ришат Йосыпов. Ошта көтәләр инде, ел саен “безгә дә килсеннәр иде” дигән теләкләрен ишеткәч, без шатланып риза булдык.

Каракулга беренче тапкыр баргач, шушы өлкәнең губернаторы һәм шәһәрнең мэры концертка килде. Алар котлау сүзләре әйтеп, чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар. Һәм безнең янга кереп “Концертыгызны ун гына минут карыйбыз да китәбез, аңлагыз, вакытыбыз аз”, дип саубуллашып чыгып китеп залга кереп утырдылар. Һәм 2 сәгатьлек концертны карап беткәнче калдылар, ахырда “без мондый концертны ташлап китә алмадык”, дип менеп әйттеләр. Безнең өчен бик шатлыклы хәл булды ул.

Ландыш Әбүдәрова. Сезнең концертларга казахлар да, кыргызлар да киләме?

Ришат Йосыпов. Үзебезнең мөселман халкы бит. Казахлар да килә, кыргызлар да. Урыслар да киләләр. Кайбер шәһәрләрдә урыслар сәхнәгә менеп “безгә телегез таныш булмаса да, җырларыгыз бик ошады”, дип рәхмәт белдерәләр. Бәлки бер-ике генә җыр урысча да тапшырырсыз дилщр. Андый вакытта Марсилия безне хөрмәт итеп килгәннәре өчен берәр урыс җыры да башкара.

Марсилия. Концертыбызны эчтәлеклерәк итәргә тырышабыз. Чыгымнар зур булу сәбәпле, музыкантлар ала алмыйбыз, үзебез белән баянчы Ринат Сибгатуллин була.

Ландыш Әбүдәрова. Сезнең төркемдә тагын кемнәр бар?

Марсилия. Дүрт-биш кешедән арттыра алмыйбыз. Бу юлы Чаллыдан җырчы Азамат Гайнанов, алып баручы, юмор сөйләүче Зилә Шакирҗанова, биюче кыз Рузилә Гыйниятуллина белән чыктык.

Ландыш Әбүдәрова. Чит якларда концертларга яшьләр киләме?

Марсилия. Яшьләр дә була. Ләкин сирәк.

Ришат Йосыпов. Соңгы вакытта яшьләрнең тартылуы сизелә башлады. Елдан-ел яшьләр күбәя. Без беренче тапкыр Томскида концерт куйганда 50-60 кеше җыелган булса, хәзер инде өч йөзләп кеше җыела һәм арада яшьләр дә күбрәк күренә. Алар концертка гына йөрү түгел, үзләре иҗат төркемнәре, туган телне өйрәнү мәктәпләре дә оештыра. Беренче килгәндә, тел белмибез, диебрәк карыйлар, ияреп тә, мәҗбүри дә алып киләләрдер инде. Икенче тапкыр инде алар дусларын да алып киләләр. Ул һәрбер шәһәрдә сизелә.

Ландыш Әбүдәрова. Милләттәшләргә татар моңын илтүче мосафир сәнгатькәрләр күп түгел. Безнең белән аларның икесе - Марсилия һәм Ришат Йосыпов сөйләште. Аларга игелекле сәфәрләрендә уңышлар телибез.

XS
SM
MD
LG