Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша парламенты Катынь корбаннарын искә алды


Польша парламенты 1940 елның язында Катынь урманында НКВД тарафыннан атып үтерелгән меңнәрчә поляк офицерларын искә алды.

Парламент бертавыштан хуплаган махсус белдерүдә совет хакимиятләре“поляк офицерларын атып үтерү турындагы карар белән төп хокук һәм әхлак кагыйдәләрен тупас бозды”, ә бу вакыйга турында хатирәләр күп еллар буе яшерелде диелә.

Белдерүдә шулай ук “Катынь урманында меңнәрчә урыс, беларус, украин һәм башка халыклар вәкилләренең дә калдыклары саклана. XX гасыр тоталитаризмының бу фаҗигале хәлләре безнең халыкларны аерырга түгел, ә берләштерергә тиеш диелә.

Польша Сеймы Русия хакимиятләрен Катынь фаҗигасенә бәйле барлык яшерен документларны җәмәгәтьчелеккә ачарга чакырды.
XS
SM
MD
LG