Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан АКШ белән икътисади хезмәттәшлекне арттыра


Һиллари Клинтонның Татарстанга сәфәре, 14 октябрь, 2009 ел.
Һиллари Клинтонның Татарстанга сәфәре, 14 октябрь, 2009 ел.

Русия һәм АКШ президентлары Прагада стратегик коралларны киметү турында килешүгә кул куеп йөргәндә, Татарстан да үз чиратында Америка белән икътисади хезмәттәшлекне үстерә.

Күптән түгел Русиягә рәсми сәфәре вакытында АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Татарстанга килеп китте.
Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми вәкилләр Америка Кушма Штатларына беренче тапкыр рәсми сәфәр белән барды.

Бу атнада Казанда АКШ һәм Татарстан арасында икътисади хезмәттәшлекне арттыру өчен дә адымнар ясалды. АКШның Русиядәге Сәүдә палатасы башлыгы һәм “Honeywell” дигән Америка ширкәте җитәкчелеге вәкилләре Татарстанга килеп китте.

Яклар республиканың сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында эшлекле очрашу үткәрде. Анда сүз АКШ һәм Татарстан сәнәгать оешмалары арасында хезмәттәшлек юнәлешләре турында барды, дип хәбәр итте министрлыкның матбугат хезмәте.

АКШның Русиядәге Сәүдә палатасы башлыгы Эндрю Сомерс эшлекле сөйләшүдән соң: “Без АКШ һәм Русия президентларының хезмәттәшлекне арттыру хакындагы сәяси килешүне икътисади яктан тулыландырырга тиеш”, дип белдерде.

Әлеге очрашуда “Honeywell” ширкәте дә кайбер проектларын тәкъдим итте. Аерым алганда, бу ширкәт энергияне саклау, сәнәгать һәм спорт биналарының иминлеге, нефтьне сыйфатлы эшкәртү һәм башка юнәлешләрдә эш алып бара.
Рәсми очрашулардан соң, Казанда “Honeywell” вәкилчелеген ачу турында да игълан ителде.

Миңнеханов башлаган эш

Бу ширкәт инде күптәннән Татарстанның нефтехимия һәм авиатөзелеш ширкәтләре белән хезмәттәшлек алып бара икән. Татарстанның элекке премьеры Рөстәм Миңнеханов 2009 елның октябрендә “Ноnewell” җитәкчесе белән беренче килешү имзалаган булган.

Мәсәлән, АКШ вәкилләре “Танеко”, “ТАИФ” һәм “Түбәнкаманефтехим” ширкәтләренә чималны эшкәртү җайланмаларын куйган. Шулай ук, Казанда җитештерелгән боралак һәм очкычларга заманча җиһазлар урнаштырган, дип хәбәр итә Татарстанның сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының матбугат хезмәте.

Хәзер Америка ширкәтенең рәсми вәкилчелеге Казанда да эшли башлый. Шундый ук бүлекчәләр Русиянең берничә шәһәрендә, Украина һәм Үзбәкстанда бар икән.

Хезмәттәшлек тарихы

Татарстан Америка белән мәгълүм “сүндереп кабызу” сәясәте һәм Русиянең АКШ президенты белән сәяси килешүләр төзегәнче үк эш йөртә башлаган иде инде.

Татарстанның статистика комитеты мәгълүматларына караганда, соңгы 6 елда Татарстанның АКШка экспорты якынча 7, ә импорты 5 тапкырга арткан.

Татарстан АКШка нефть, минерал ягулык, җиз, каучук һәм агач сата. АКШтан республикага күбесенчә җиһазлар һәм химия әйберләре китерелә.
XS
SM
MD
LG