Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда 50-ләп сугышчы үтерелде


Пакстанның төньяк-көнбатышындагы Оракзай районында хәрбиләр махсус чара барышында 29 сугышчыны үтерде.

Хәрби җитәкчелек белдерүенчә, бүген шулай ук хәрби тикшерү капкасы янында да 18 сугышчы үтерелгән.

Ул сугышчылар күптән түгел Пакстан гаскәрләренең хәрби чаралары вакытында калдырып киткән җирләрне кире яулап алырга теләгән булган.

Хәрбиләр Оракзайда март урталарында башланган хәрби чара барышында барлыгы 300-ләп сугышчы үтерелгәнлеген белдерә.
XS
SM
MD
LG