Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша президенты очкыч казасында һәлак булды


Смоленски янында Польша президентының очкычы казага очрады. Президент Лех Качинский һәм очкычтагы барлык 96 кеше һәлак булды. Очкычта Польшаның Катынь корбаннарын искә алырга баручы рәсми вәкилләр булган.

Польша президенты Лех Качинскийның очкычы Смоленскига килеп җиткәндә куе томан сәбәпле казага юлыкты. Смоленски өлкәсе губернаторы Сергей Антуфьев әйтүенчә, очкычта булган кешеләрнең берсе дә исән калмаган.

Очкыч төшкән урын
Очкыч "Северный" һава аланына төшәргә җыенганда 10:50дә Смоленски өлкәсенең Печерски шәһәре янында казага юлыккан.

Очкычтагы барлык 96 кеше, шул исәптән президент Качинский һәм аның җәмәгате һәлак булган.

10 апрельдә Катыньдагы поляк хәрби зиратында 1940 елда НКВД тарафыннан атып үтерелгән 22 меңләп поляк хәрбиен искә алу чаралары үтәргә һәм анда президент Качинский да катнашырга тиеш иде.

Президент һәлак булу сәбәпле илбашы вазифалары вакытлыча парламент рәисе Бронислав Коморовскийга йөкләнде.

Премьер-министр Дональд Туск Варшауда хөкүмәтне ашыгыч утырышка җыйды.

Kaczynski - air crash
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00


Казага юлыккан очкычта президент карамагындагы министрлар, Үзәк банк рәисе, дәүләт башлыгы вазыйфасына намзәт Ежи Шмайдзинский, Дәүләт хәтер институты башлыгы Ян Куртыка, барлыгы 15-ләп парламент әгъзасы да булган.

Русия президенты Дмитрий Медведев казаны тикшерү өчен Владимир Путин җитәкчелегендә хөкүмәт комиссиясе төзеде.

Польша телевидениесе белдерүенчә, очкыч һава аланына төшеп утыру өчен 4 омтылыш ясаган, шуларның соңгысы һәлакәт белән тәмамланган. Ул һава аланына 1 чакрым кала урманда табылган. Тикшерүчеләр очкыч агачка бәрелү сәбәпле һәлакәткә юлыккан булырга мөмкин дип исәпли.
XS
SM
MD
LG