Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:28

Пакстанда 56 сугышчы үтерелде


Пакстан хакимияте илнең әфган чигенә якын җирдә барган хәрби чарада 54 гыйсьянчының үтерелүен белдерде. Җирле рәсми Самиулла Хан, хәрби чараларның әфган чигенә якын, әл-Каидә һәм пакстанлы талибан көчләре төпләнгән җиргә юнәлдерелүен белдерде.

Якын тирәдә җомга көнне стратегик урыннарны кулга алу вакытында 16 сугышчы үтерелгәннән соң, төбәктә хәрби чаралар ныгытылган булган.

XS
SM
MD
LG