Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Русия мәгариф министры белән очрашты


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия мәгариф министры Андрей Фурсенко белән очрашты. Андрей Фурсенко Татарстан башкаласына Казан дәүләт университеты галимнәр берлегенең чираттан тыш утырышында катнашу өчен килгән идe.

"Татар-информ" агенлыгы хәбәр итүенчә, мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белән очрашуы вакытында чыгыш ясаган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов: "Андрей Фурсенко федераль университетларның барлык яңа ректорларын да тәкъдим итмәячәген беләм, әмма бүген ул Казанга килде һәм бу безнең өчен зур әһәмияткә ия”, дип белдергән.

Аның сүзләренчә, Илшат Гафуровка зур җаваплылык йөкләнгән. Татарстан президенты: "Яңа командага мөһим мәсьәләләрне гамәлгә куярга кирәк – Казан студентлар үзәге булырга тиеш", дип әйтте.
XS
SM
MD
LG