Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Пакстанда атом кораллары имин кешеләр кулында"


Пакстан премьеры Йосыф Риза Гилани, атом коралларының имин кешеләр кулында булуын белдерде.

АКШ башкаласы Вашингтонда 12-13 апрельдә узачак Атом иминлеге саммиты катнашу максатында АКШка барыр алдыннан мәгълүмат чараларына ясаган чыгышында Пакстан дәүләт башлыгы, "Бөтен дөнья һәм шул исәптән АКШ башлыгы Барак Обама да яхшы белә ки, Пакстан ия булган атом кораллары һәм программасы имин кешеләр кулында", дип әйтте.

Вашингтондагы саммит кысаларында Обама белән очрашып, Пакстан иминлеге һәм тотрыклыгы мәсьәләсен сөйләшәчәген әйткән Гилани, саммитка катнашачак Һиндстан премьеры Манмоһан Синг белән дә аерым очрашу ихтималы турында да әйтте.
XS
SM
MD
LG