Accessibility links

Екатеринбур диспетчерлары каршылык чарасында катнаша


Урал төбәгенең һава навигациясе хезмәткәрләре эшләреннән буш вакытта ачлык тотып Ростовта каршылык чарасын уздырган диспетчерларга теләктәшлек белдерә. Чарада бүген эшләмәгән диспетчерлар катнаша. Алар Федераль һава навигациясе идарәсе белән килешү кабул итүне тәләп итә.

Диспетчерларның Уралдагы һөнәр берлеге башлыгы Михаил Абрамов сүзләренә караганда, Урал диспетчерлары белән килешү турында сөйләшүләр булган инде.

“Ростов диспетчерлары белән сөйләшеп тә торучы булмады”, диде Абрамов.

Эш вакытында диспетчерлар юлчыларга куркыныч тудырмас өчен каршылык чарасын туктатып тора.
XS
SM
MD
LG