Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:05

Смоленск казасында үлгәннәрне тикшерү тәмамланды


Польша хөкүмәтенең Ту-154 очкычы казасы нәтиҗәсендә һәлак булганнарның мәетләрен тикшерү тәмамланды, дип хәбәр итте Русиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова. Мәскәүгә һәлак булганнарны таныр өчен аларның 100ләп туганы килде.

Русиядә бүген матәм көне.

Шимбә көнне булган очкыч казасында 96 кеше һәлак булды. Алар арасында Польша президенты Лех Качинский һәм башка дәүләт башлыклары.

10 апрельдә Катыньдагы поляк хәрби зиратында 1940 елда НКВД тарафыннан атып үтерелгән 22 меңләп поляк хәрбиен искә алу чаралары үтәргә һәм анда президент Качиньский да катнашырга тиеш иде.

Русия ягы хәбәр итүенчә, очкычта табылган кара тартмаларга караганда, очкычта техник җитешсезлекләр булмаган. Һәлакәт сәбәпләрен тикшерү дәвам итә.

XS
SM
MD
LG