Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:01

Израилдә Һолокост корбаннарын искә алалар


Израилдә икенче дөнья сугышында үтерелгән 6 миллионлап яһүдне искә алдылар. Хәтер көне уңаеннан көндез ил буйлап 2 минутлык тынлык булды.

Һолокостны искә алу чаралары якшәмбе кич Иерусаләмнең Яд вә-Шәм исемле үзәгендә башланып китте. Матәм чарасында Израил җитәкчеләре, дипломатлар, шулай ук исән калган Һолокост корбаннары һәм аларның туганнары катнашты.

Бүген Польшадагы элекке Освенцим концлагерендә меңләгән яһүд «матәм йөрешендә” катнаша.

XS
SM
MD
LG