Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наил Сафиуллин: “Социаль челтәрләр милләтне берләштерә”


Наил Сафиуллин
Наил Сафиуллин

Интернетта vkontakte.ru, odnoklassniki.ru кебек гомумхалык челтәренә кереп, үзара языша башлаучылар хәзер 50-70 миллионга җитә. Социаль челтәрләр халыкны, милләтне берләштерүче зур көч булып китәргә мөмкин.

Vkontakte.ru, odnoklassniki.ru сайтлары интернетта гына түгел, хәтта гади тормышта да популярлык казанды. Беренче сыйныф баласыннан сорасаң да – ул бу сайтлар турында сөйләп бирә алыр. Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә яшьләр генә түгел, олы кешеләр дә теркәлә башлады. Бары тик “Контактны” яки “Классташларны” актарыр өчен генә компьютер сатып алган, интернет суздырган кешеләрне беләм.

Димәк, болай барса, тиздән социаль челтәрләр халыкны, милләтне берләштерүче зур көч булып калмагае. Бу бигрәк тә азрак санлы милләтләр, шул исәптән татарлар өчен бик актуаль.

Милләттәшләребез өчен социаль челтәрләр үзара аралашу, төркемнәргә берләшү урынына әверелде. Татар интернетын даими өйрәнеп торучы tatarblog.com сайты кызыклы тикшеренү уздырган. Vkontakte.ru челтәрендәге татар төркемнәрен анализлаган ул. Иң зур төркемнәр 30-40 мең кешене үз эченә ала. Бу – теркәлгән кешеләр саны гына. Әлбәттә, аларның барысы да көн саен он-лайнда утырмый.

Менә кайбер төркемнәрнең атамалары: “Татары и татарочки”, “Во мне татарская кровь”, “Татары – вместе мы сила!” һ.б. Күреп торабыз, татарлар турындагы төркемнәрнең күбесе русча аталган. Андагы аралашу да күбесенчә рус телендә бара. Дөрес, чиста татар төркемнәре дә шактый. Әмма аларда теркәлгән кешеләр саны инде кимрәк.

Юмор хисе белән сугарылган төркемнәр дә бар. Мәсәлән, “Аллага шөкер, мин – татар!”, “Мин татарча сүгенәм” дип атала кайберләре. Юмор дигәннән, хәзер социаль челтәрләрдә туган авыллар төркемнәре күбәйде. Һәм аларны “сити” дип атау модага кергән. Мәсәлән, “Түнтәр-сити”, “Теләче-сити” һ.б. Интернет кулланучылар – шаян сүзгә бай халык шул.

Социаль челтәрләрдә татар төркемнәре турында күбрәк белер өчен бу юнәлешне даими өйрәнүче кеше – tatarblog.com сайты хуҗасы Наил Сафиуллинны әңгәмәгә чакырдык.

Наил, син Vkontakte.ru сәхифәсендәге татар төркемнәренең рейтингын төзедең. Аның кызыклыгы нидә?

Бүгенге көндә татар сайтлары күп түгел, әмма интернетта татарча аралашкан яшьләребез шактый. Vkontakte.ruда татарча аралашкан төркемнәр күп. Шуларны өйрәнергә булдым.

Кайбер төркемнәр дистә меңнәрчә кешене үз эченә ала. Бу теркәлгән кешеләр саны гына. Әмма бу кешеләр даими рәвештә аралашамы? Һәм татарча аралашамы?

Башта рус телендәге татар төркемнәре барлыкка килде. Аннары халык үз төркемнәрен ясый башлады. Һәр районның, һәр авылның диярлек хәзер үз төркеме бар. Күбесе чиста татарча. Шушы кечкенә төркемнәр хисабына зур төркемнәрдә аралашу берникадәр кимеде, кайберләрендә хәтта туктап калды.

Татар төркемнәрендә нинди темалар популяр?

Милли, тарихи, мәдәни темалар. Мәсәлән, киләсе халык санын алу турында сөйләшүләр бик актуаль. Кем булып язылырга: татармы, болгармы, башкортмы... Яшьләр исә җитди темаларны игнор кыла һәм күбрәк гыйшыйк-мыйшык, культур-мультур темаларга сөйләшә.

Наил Сафиуллин һәм Данил Сәфәров

Социаль челтәрләр милләтне берләштерү чарасы була аламы?

Әлбәттә. Мәсәлән, Vkontakte.ru яисә facebook.comны инде бүген үк милләтне берләштерү чараларының берсе дип атарга була.

Социаль челтәрләрдәге төркемнәр башка татар сайтлары үсешенә комачауламый микән, ничек уйлыйсың? Бар кеше шунда утыра бит.

Әйе, социаль челтәрләр популяр булып киткәнче кайбер татар форумнары уңышлы гына эшләп килә иде. Андагы модераторлар аралашуны контрольдә тота иде. Хәзер бу эшне теләсә кем башкара ала. Һәм шуны әйтәсе килә, элеккеге татар форумнарында аралашу күбрәк милләт, дин һәм тарихка барып тоташса, социаль челтәрләрдәге аралашу өлкәсе күпкә киңрәк.

Син төзегән рейтингны карап утырам: мондагы татар төркемнәренең күбесенең атамалары русча. Бу төркемнәрне татарча дип була микән?

Мин моны рунетның бер өлеше дип саныйм. Татнет дигән атамага бары тик татар телле сайтларны һәм төркемнәрне генә кертер идем.

Үзең нинди социаль челтәрләрдә утырасың?

Кайчандыр Duslar.ru сайтында утыра идем. Тик бәхәс килеп чыгып, андагы модераторлар мине кудылар. Шуннан соң Vkontakte.ruда утыра башладым. Татар өчен менә дигән сайт бу. Шулай ук facebook.com яхшы. Әмма монысы күбрәк чит илләрдә яшәүче татарлар өчен кулай. Мәсәлән, Төркиядә татарлар барысы да facebookта утыра, чөнки анда Vkontakte.ru эшләми.

Ник икән?

Vkontakte.ru һәм Youtube кебек сайтлар анда тыелган. Белмим, бәлки, сәяси сәбәпләр бардыр.

Җавапларың өчен рәхмәт. Социаль челтәрләрдә очрашырбыз.
XS
SM
MD
LG