Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:20

Кыргыз президенты кешеләр үлемендә оппозицияне гаепләде


Кыргызстан президенты Корманбәк Бакыев Бишкәктә булган урам җыеннарында кешеләрнең һәлак булуында оппозиция гаепле, дип белдерде.

Президент илнең көньягында Җәләл-Абад өлкәсендә чыгыш ясап, урам җыеннарында катнашучыларга ут ачарга дигән фәрман бирмәгәнен әйтте. Оппозициянең аны кулга алу омтылышы яңа көч куллануга китерәчәк, диде президент.

Узган атнада Бишкәктәге тәртипсезлекләрдә 82 кеше һәлак булды, 500ләп кеше яраланды.

Хакимиятне үз кулына алган оппозиция Бакыев белән сөйлшүләрдән баш тарта. Вакытлы хөкүмәт башлыгы урынбасары Алмазбәк Атамбаев сүзләренә караганда, коралсыз кешеләргә ут ачарга кушып Бакыев үзен кануннардан өстен куйды һәм моның өчен җәза алырга тиеш.

Бүген вакытлы хөкүмәт президентны кулга алу турында фәрман чыгарды. Илнең баш прокуроры вазифасын башкаручы Байтемир Ибраев сүзләренә караганда, шулай ук илнең элекке саклану министры һәм иминлек хезмәте җитәкчеләрен эзлиләр.

XS
SM
MD
LG