Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:47

Галәмне өйрәнүче галим Урал Закиров сүзләренчә, Казанның җиһанны өйрәнүдә өлеше гаять зур. 1942 елларда ук республикада башкарылган эшләр, космоска беренче кешенең очуына этәргән.

Галәмне өйрәнүне Казанда иң элек Урал Закиров исеме белән бәйләп карыйлар. Ул 1933 елда туган һәм гомерен космонавтикага багышлаган. Русия фәннәр академиясенә караган Казан фән үзәгенең механика һәм машина төзелеше институтында эшләп ул Русиядә ракета төзелешенең шаһиты булган. Шулай ук Закировның “Восток” корабын төзүдә катнашуы, Гагарин һәм Русиянең башка атаклы космонавтлары белән яхшы таныш булуы да билгеле.

Җиһанны өйрәнү Казанда башланды

Урал Закиров сүзләренчә, Казанның җиһанны өйрәнүдә өлеше гаять зур. 1942 елларда ук республикада башкарылган эшләр, космоска беренче кешенең очуына этәргән. Ул елларда биредә Алемасов, Глушко, Жирицкий, Королев, Кельдышның, Мөштәри, Сәгъдиев кебек атаклы галимнәр эшләгән. Алемасовның уку әсбабы, Кельдышның хәрби очкычлар проектлары, Казан авиация институтында ракета двигательләрен өйрәнүче академик Глушо төркеме, Мөштәринең физика-техника институты – болар барысы да Казанның космонавтиканы өйрәнүче шәһәр буларак танытты, ди Закиров.
Сергей Королев

1943 елда ук Казанның 16 заводында беренче тапкыр Пе-2 очкычына реактив двигатель куеп 27 километр биеклеккә күтәрәләр. Аның очу тизлеген сәгатенә 720 чакрымга җиткергәннәр.

Татар кешесе космонавтлар төркеменнән чыгарылган

Урал Закиров белән бер елда туган Марс Рафыйков, 1960 елларда беренче космонавтлар отрядына да кертелгән булган. “Восток” корабында махсус укулар узып, ул да җиһанга очарга тиеш булган. Әмма 1962 елда аны бу төркемнән чыгаралар. Сәбәбен хәрби дисциплинаны бозу дип аңлатканнар. Әмма белгечләр арасында Рафыйковны космонавтлар рәтеннән татар булуы өчен чыгарганнар, дигән фикерләр дә бар. Бу уңайдан мәзәкләр дә күп булды. Янәсе Хрущевка: “Гагарин өстә дигәч, “какой такой татарин, вернуть срочно” дигән.

Галәмне өйрәнү сүрелде

Советлар заманында Казан җиһанны өйрәнүче шәһәр буларак танылса да, хәзер моның белән мактанып булмый, ди Казан дәүләт университетының астрономия кафедрасы җитәкчесе Наил Сахибуллин.

“Татарстандагы җиһанны өйрәнүче институтлар бүген күбесенчә җирнең ясалма иярченнәреннән килгән мәгълүматларны гына тикшерү белән шөгыльләнә. Бу тәҗрибә безнең кафедрада да гамәлгә ашырыла. Бу мәгълүматларны без күбесенчә нефть булган җирләрне табу өчен өйрәнәбез. Әмма бернинди ачышлар ясамыйбыз, әзерен генә тикшерәбез. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетында җиһанны тикшерүче бүлек, ракета төзү кафедрасы бар. Алар бу тармакта үз тикшерүләрен дәвам итә, әмма аз күләмдә”, ди Сахибуллин.

Аның сүзләренчә, 1990 еллар җиһанны тикшерүдә фәнни ачышларның торгынлык чоры булган.

“Советлар берлеге җимерелгән вакытта космосны тикшерү кайгысы булмады. Бу үз чиратында физика, математика кебек фәннәргә дә тискәре йогынты ясады. Шуңа күрә бу елларда без космонавтика тармагында Көнбатыш илләреннән бераз артта калдык. Әмма 2000нче елдан Русиядә җиһанны өйрәнүгә игътибар артты. Бүген космонавтларның Марска төшү проекты тикшерелә. Бу мәсьәләләргә финанслар бүленә башлады. Шуңа күрә соңгы елларда бездә, космонавтика тармагы күбрәк өйрәнелә башлаячак, дигән оптимистик рух бар”, ди Сахибуллин.

12 апрель Русиядә матәм көне булу сәбәпле, космонавтика көне уңаеннан узарга тиешле бәйрәм чаралары кичектерелде. Шунлыктан Казанда да космонавтларны 13 апрельдә искә алачаклар. Сишәмбе “Бөек Ватан сугышы”ның музей-мемориалында узачак чарада Русиянең космик ракетасын булдыруга зур өлеш керткән Королев, Глушко һәм башка галимнәр дә искә алыначак.

XS
SM
MD
LG