Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:57

Казанның татар теле укытучылары Татарстан җитәкчелегенә, Русия президентына, Европа Шурасына, Берләшкән милләтләр оешмасына милли мәгарифне яклауны, мәгариф стандартларына милли-төбәк компонентын кайтаруны, бердәм дәүләт имтиханын милли телләрдә тапшыру мөмкинлеге тудыруны сорап мөрәҗәгать юллады.

Якшәмбе көнне Казанның татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашлыгында мәгариф комитеты һәм Марат Мөлеков исемендәге иҗтимагый үзәк татар телен саклау турында фәнни-гамәли конференция үткәрде.

Министрлык җыенга игътибар итмәде

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт конференция башланып киткәч, чарада Татарстанның фән һәм мәгариф министры яки аның урынбасары чыгыш ясарга тиеш иде, дип белдерде. Әмма министрлыктан укытучылар җыенына вәкилләр килмәде.
Анда Казан мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Илнар Һидиятов, Татарстан фәннәр академиясенең өлкән хезмәткәре Марат Лотфуллин гына катнашты.

Марат Лотфуллин
“Федераль дәүләт мәгариф стандартлары шартларында милли мәгарифне саклау мәсьәләләре” дигән темага төп докладны Марат Лотфуллин ясады. Әйтергә кирәк, бу җыен 20 февральдә Чабаксарда оештырылган форумның дәвамы булып тора.

Укытучылар ни көләргә, ни еларга белмәде

Җыенга Казан мәктәпләреннән 60лап укытучы килде. Дөресен әйтергә кирәк, конференциядә Марат Лотфуллин, Гөлфәния Җәләлова, Галишан Нуриәхмәттән кала мәгариф турында уйланырлык фикер әйтүче булмады. Милли мәгариф хакында сөйләшергә, фикер алышырга, татар телен саклау юлларын уйлашырга килгән укытучылар “Мәскәүнең мәкерле сәясәте”, “Русия – ул империя”, “Тишков хәйләсе”, “паспортта милләтнең күрсәтелмәве” турында озын-озак нотыклар тыңлап арып бетеп, күңелләре төште. Чара үзенә күрә бер митингтка әйләнде.

Ахырда укытучылар үзләре үк: “Без монда мәгариф турында фикер алышырга килдек”, дип ризасызлык белдерде, көлә-көлә кул чаба башлады.

Сиксән яшьне узып киткән милли каһарманнарны белмәгән укытучыларга милләтчеләрнең эш алымнары сәер, хәтта көлке булып тоелды. Гәрчә, кайбер милли оешмаларда мондый эш тәртибе гадәти булып тоелса да. Президиумда утырган җирдән чал чәчле картларның залга төшеп милли каһарманнарны барлый башлаулары укытучыларны чын мәгънәсендә гаҗәпкә калдырды.

Милли каһарманнарны барлау

Халык алдында чыгыш ясарга атлыгып торган бабайларны трибунадан танк белән дә җибәреп булмый, ахры, дип пышылдашты укытучылар. Аларның кылмышына карап ачыктан-ачык “шундый көнгә калганбыз икән”, дип уфтанып куючылар да булды.

Казанның һәр районында “XXI гасыр” татар мәктәбе булырга тиеш

Укытучы булып эшләгән Гөлфәния Җәләлованың әлеге тәкъдиме генә бераз укытучыларны уятып җибәрде. Ул укытучыларны мактады да, аларга үзенең фикерләрен дә әйтте.

“Бүген Казанда 170 мәктәпнең 40ы татарныкы дибез. Совет районында 35 мәктәпнең 3се генә татар мәктәбе. Илсур Метшин: “Яңа төзелгән мәктәпләр татарныкы булырга тиеш”, дип әйтте. 177-нче яңа мәктәп ачылгач, киләчәктә төзеләчәк белем йорты татарныкы булырга тиеш иде. Әмма 178-нче мәктәп тә русныкы булачак.

Сулдан уңга: Марат Лотфуллин, Илнар Һидиятов, Габдулла һәм Гөлфәния Җәләловлар

Бу мәктәп турында түрәләр белән күп сөйләшергә туры килде. Бер җитәкче: “Мәчетләр саласыз бит, нишләп татар мәктәпләре дә төземисез?”, дип сорау бирде.

Шуңа безгә тик утырырга ярамый. Үз сүзебезне әйтик, коллективлар белән хат языгыз, пикетларга чыгыгыз. Бу хәлгә башкача түзеп торып булмый”, диде Гөлфәния Җәләлова.

Татар мәктәпләре иске биналардан кайчан котыла?

Казан мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Илнар Һидиятов та бүген татар мәктәпләренең иске биналарда урнашуын, заманча технологияләрнең җитешмәвен һәм башка бик күп проблемалар кичерүен таныды. Ләкин кыенлыклар тора-бара хәл ителәчәк дип ышандырды ул.

Иске биналарда урнашкан татар мәктәпләре йә башка урынга күчереләчәк, йә алар өчен яңа биналар төзеләчәк икән.

Илнар Һидиятов
“Кызганычка, бүген Казанда рус мәктәпләре санында татар мәктәпләре ачып булмый. Әмма беренче сыйныфтан ук русча укытырга дигән боерык юк. 309 канун исә милли мәктәпләр эшчәнлегенә тәэсир ясамый. Анда милли телләрдә белем бирергә ярамый дигән сүзләр юк. Бары тик укыту дәреслекләре федераль мәгариф стандартлары тарафыннан расланырга тиеш.

Федераль дәреслекләрне татарчага тәрҗемә итеп була, шуңа татар телендә белем бирү мөмкинлеге бар”, ди Һидиятов.

Татарча укытуны туктатмаска

Җыенда Русия мәгариф министрлыгының 362 нче боерыгы турында да сүз булды. Әлеге боерык нигезендә имтиханнарны бары тик рус телендә генә тапшырып була.

“362 нче боерык татарча белем бирүне кыса. Ләкин бу татарча укытуны туктатырга дигән сүз түгел. Татар мәктәбендә укучылар да берничә телдә җырлый, сөйләшә белергә тиеш”, ди мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Илнар Һидиятов.

Тагын милли университет искә төште

Җыен ахырында ике резолюция әзерләнгәне билгеле булды. Алары да рус телендә язылган иде. Ахырда резолюцияләрне берләштереп, төзәтмәләр кертеп, берсе генә кабул ителде.

Анда мәгариф стандартларына милли-төбәк компонентын кире кайтару, имтиханнарны милли телләрдә тапшырырга мөмкинлек тудыру, Казанның һәр районында заманча татар мәктәбе һәм Татарстан башкаласында милли университет ачу турында язылган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG