Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бурлак” Тукай бүләген дәгъвалый


“Бурлак” спектакле Чаллы татар дәүләт драма театры тарафыннан беренче тапкыр 2008 елның октябрь аенда тамашачыга тәкъдим ителде. Шуннан соң күп тапкырлар Чаллы, Казан, якын-тирә шәһәр сәхнәләрендә куелды. Мансур Гыйләҗевның әлеге әсәре театр җәмәгатьчелеге тарафыннан Тукай бүләгенә тәкъдим ителде. Спектакльнең режиссеры Фаил Ибраһимов.

Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән “Бурлак” тамашасының эчтәлеге нидән гыйбарәт? Спектакль хакында сүз башлаганчы шушы юнәлешкә ачыклык кертү мәслихәт булыр.

“Сәүдәгәрләр Демьян Потапыч һәм Габдулла әфәнде бәхәс кора. Кыш алдыннан Әстерханнан Казанга азык-төлек, туку станоклары төялгән баржаны менгерергә бурлакларны ризалаталар. Мең бәла белән менеп җиттек дигәндә, Идел ката. Шуннан бурлаклар йөкне боз өстеннән тартып, Казанга илтү өчен, бушаталар. Ни күрсеннәр, баржага мөһим товар урынына беркемгә кирәкмәгән таш төялгән”, ди әсәрнең эчтәлеге хакында Рузилә Җамалыева.

Мансур Гыйләҗев
“Бурлак” спектакле Чаллы сәхнәсенә кабат чыгарылды. Бу юлы аны тамашачылар белән бергә Тукай бүләге комиссиясе әгъзалары да карады, җитешле, җитешсез якларын каләмгә алды. Әлеге комиссиядә Илтани Илялова, Рәшит Кәримуллин, Илфак Ибраһимов кебек билгеле шәхесләр бар иде.

Спектакль тәмамлангач, тамашачы театр артистларын, режиссер Фаил Ибраһимовны, әсәрнең авторы Мансур Гыйләҗевны озын-озак алкышларга күмде. Әлеге сәхнә әсәрен кемнәр, ничек кабул итте?

“Бу спектакльнең 4 компоненты да югары дәрәҗәдә дип уйлыйм. Пьеса үзе, куелышы, башкару осталыгы, музыка бизәлеше искиткеч. Менә шушы дүрт иҗат көче берләшеп, әсәрне зур биеклеккә күтәргән. Әсәрдә әллә кайчангы тормыш, ләкин бүгенге көнгә дә аваздаш. Кеше җанына барып җитә торган әсәр югары бүләккә лаек”, дип саный Чаллы сәнгать белгече Зөләйха Минһаҗева.

Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән эшләрне карау комиссиясе рәисе, профессор Илтани Илялова “Азатлык”ка “Бурлак” тамашасын караганнан соң, мондый мөнәсәбәтен җиткерде.
Илтани Илялова


“Әсәр явызлык белән хаклык көрәше турында. Явызлык җиңелә, гади халык, бурлаклар җиңә. Тамаша пластика, музыка, бердәмлек ягыннан аерылып тора. Әлеге спектакль Чаллыдагы кебек кечкенә сәхнәдә бик отышлы чыкты”, дип саный ул.

Мансур Гыйләҗев үзенең “Бурлак” әсәрендә нәрсә әйтергә тели, әйтергә теләгән фикерне Чаллы театры тамашачыга тулысынча ачып бирдеме?

“Төп фикер бердәмлекне күрсәтүдән тора. Әртил эшенең дәүләт эшенә якын булуы турында фикер җиткерелгән. Чаллы белән Казан, бөтен татар дөньясы бердәм булырга тиеш. Шул чакта гына, бурлаклар тиешле җиргә барып җиткән кебек, куелган максатка ирешәбез”, диде әсәрне язучы Гыйләҗев.

Моңа кадәр Чаллыда яшәүче иҗат, сәнгать кешеләреннән берәү дә Тукай бүләгенә лаек булмады.
XS
SM
MD
LG