Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:47

Казанга Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсено килеп, дәүләт университеты хезмәткәрләренә уку йортының яңа ректоры Илшат Гафуровны тәкъдим итте. Мәгъзүм Сәлаховның да университетта югары вазыйфа башкарырга мөмкинлеге күпләрдә аптыраш тудырды.

Чөнки министр Фурсенко университетны автоном уку йорты буларак теркәгәч һәм ректоры вазыйфалары турында хөкүмәт карары үтәлә башлагач, Казан университеты гыйльми шурасына уку йорты президенты итеп Мәгъзүм Сәлаховны кую турында тәкъдим ясаячагын билгеләп үтте. Ягъни министр сүзләренчә, бу уку йортында дәвамчылыкны, аерым алганда буыннан-буынга күчешне тәэмин итәчәк икән. Һәм шулай ук: “Бу Сәлаховның университет ректоры буларак хезмәтен хөрмәт итү булып тора”, диде ул.

Андрей Фурсенко
Әлбәттә, бу әле киләчәккә планнар гына. Әмма шуңа да карамастан Фурсенко авызыннан шундый сүз чыккач, аның гамәлгә ашмый калуын икеле. Шуңадыр күпләр бу белдерүдән соң аптырап калды, дип яза “Бизнес online”.

“Ни өчен университетта яшерен низаг тудырырга кирәк дигән сорау һавада эленеп калды. Чөнки Сәлахов тарафдарлары соңгы вакытка кадәр Гафуровны куюга каршы торды, хәтта премьер-министр Владимир Путинга хат та язды. Сәлаховның яңа рәвештә кире кайтуы (менеджер буларак), әлбәттә, аңлатма таләп итә. Әмма ул булмады..”, ди интернет сәхифә.

Бәлкем шундый зур уку йортында ике хуҗаның булуы нормаль күренештер. Чөнки Путин киләчәк 3 елда югары мәктәптә фәнни тикшеренүләр үсеше өчен 90 миллиард сум бүлергә вәгъдә итте. Әлбәттә, әлеге акчалар болай гына бирелми. Аларны бәйгедә җиңеп, грант рәвешендә отарга кирәк. Һәм Фурсенко Казан университетының яңа статусы һәм берничә уку йортының кушылуы акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирер дип исәпләвен әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG