Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Русиядәге яңа вәкиле эшен башлады


Равил Әхмәтшин
Равил Әхмәтшин

Бүгеннән Мәскәүдә Татарстаның Русия федерациясендәге вәкиле булып яңа кеше - Әхмәтшин Равил Кәлимулла улы эшли башлады. Татарстанда яңа президентны билгеләү Мәскәүне дә читләтеп узмады.

Аннан алдагы вәкил Назиф Мириханов вәкил булып 12 елга якын эшләгән иде. Бүгенге көндә аның нинди дә булса яңа урынга билгеләнүе әлегә билгеле түгел. Яңа вәкил Равил Әхмәтшинның Мәскәүдә торып эшләвенә ун ел гына булуына карамастан, татар оешмаларында аны беләләр. Ул кайбер җитәкчеләрдән үзенең матур итеп татарча сөйләшә белүе, татар музыкасына мөкиббән киткән, татар җанлы булуы белән аерылып тора кебек.

Равил Әхмәтшин Татарстанның Әлмәт районы Түбән Абдул авылында 1960 елның 23 апрелендә туган. Казан университетында ике югары белем алган. Аның берсе филология өлкәсендә булса, икенчесе - юридик белем. 1984-1994 елларда ул Татарстанның эчке эшләр министрлыгы карамагында эшләгән.

Биш елдан артык Равил Әхмәтшин Татарстанның салым полициясендә эшләгән. 2002 елда аны Мәскәүгә эшкә алалар. Ул Русиянең Мәскәү буенча Федераль салым полициясе хезмәтендә идарә мөдире урынбасары булып эшли. Ә инде 2006 елдан бүгенгә кадәр Эчке эшләр министрлыгының Баш информация-аналитика үзәге мөдиренең беренче урынбасары булып хезмәт итә.


"Азатлык" радиосы яңа вәкил Равил Әхмәтшингә берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

Бу урынга билгеләнү сезнең өчен көтелмәгән нәрсә булмадымы?

Юк, минем өчен көтелмәгән үк булмады. Тормыш шулай үзгәреп тора бит инде. Мин бу тәкъдимгә каршы килмәдем. Мин бит Татарстанда туган, укыган, эшләгән кеше. Мине Татарстанда беләләр.

Татарстанның вәкиллеге оешып киткән заманнардан бирле Мәскәүнең иҗтимагый оешмалары белән тыгыз эш алып бара. Бигрәк тә Татарстан конституциясендә читтәге татарларга ярдәм итү турындагы маддә барлыкка килгәч бигрәк тә. Һич югында оешма вәкилләре киңәшер өчен генә булса да вәкиллеккә юлларын өзми. Сез бу яктан нинди фикердә?

Безнең өчен дә бу эш мөһим булып калачак. Без БДБ илләрендәге милләттәшләр, шулай ук ерак чит илдә яшәүче милләтләр белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга уйлыйбыз. Чөнки Татарстанның сәясәте дә, икътисады да Русия чикләре белән генә чикләнми хәзер. Ә инде Мәскәү татарлары беренче чиратта.

Бүген сезне Татарстанның вәкиллегендә эшләүчеләргә тәкъдим иттеләр, алар белән таныштырдылар. Шулай да беренче эш көнегез кайчан булачак?

Беренче эш көнем дә бүгеннән башланды, Аллага тапшырдым.
XS
SM
MD
LG