Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтонда атом иминлеге саммиты башланды


АКШ президенты Барак Обама 47 ил башлыклары һәм рәсми вәкилләрен Вашингтонга иминлек саммитына җыйды.

"АКШ иминлегенә якын һәм ерак киләчәктә янаган иң зур куркыныч – атом коралының террорчылар кулына эләгү ихтималы. Моны булдырмау - атом иминлегенә багышланган җыенның төп максаты," диде Обама.

Бу атом иминлегенә багышланган беренче шундый зур җыен. Моңа кадәр 47 ил башлыгы катнашында атом иминлегенә багышланган сөйләшүләрнең булганы юк иде.

Саммит башланыр алдыннан гына Прагада АКШ һәм Русия президентлары стратегик коралларны киметү килешүенә кул куйды. Аннан бер атна элек Обама АКШның атом коралын куллану ихтималларын киметү турында яңа дәүләт стратегиясен игълан итте. Белгечләр фикеренчә, бу адымнары белән АКШ президенты атом иминлеге өлкәсендә хезмәттәшлеккә бик күп илне тарта алды.

Саммитка Иран белән Төньяк Корея чакырылмаган, алар атом коралын җәелдермәү килешүен боза, дип санала. Җыенда катнашырга чакыру шулай ук Сүрия дә алмады. АКШ Сүриядән дә яшерен атом программасы булуда шикләнә.

Атом коралына ия булган Израил саммитка премьер-министр урынбасары Дан Меридорны җибәрде.
XS
SM
MD
LG