Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:03

Бакыев Кыргызстандагы яңа хакимият белән сөйләшергә әзер


Кыргызстан президенты Корманбәк Бакыев илдәге яңа хакимият белән сөйләшүләргә әзер.

Ул моны бүген Кыргызстанның көньягындагы Җәләл-Абад шәһәрендә, 5 меңләп тарафдары җыелган митингта әйтте.

Оппозиция төзегән вакытлы хөкүмәт Бакыевны президент кагылгысызлыгы хокукыннан мәхрүм итте һәм, әгәр дә ул бүген Бишкәккә килмәсә, аны кулга алачагын белдерде.

Бүген Бишкәк мәхкамәсе Бакыевның туганын һәм зур улын кулга алырга дип карар чыгарды. Мәхкамә шулай ук элекке премьер-министр Данияр Усеновны, саклану министры Бакыт Калыевны һәм махсус хезмәтләр җитәкчесе Мурат Суталиновны кулга алырга карар чыгарды.

XS
SM
MD
LG