Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:37

Куылган мөхәррир урынына кайтты


Башкортстанның матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе башы Эдуард Юлдашев һәм республика журналистлары берлеге рәисе, “Ватандаш” журналының баш мөхәррире Фәрит Әхмәдиев арасындагы каршылык соңгысының җиңүе белән тәмамланды.

Эдуард Юлдашев вазыйфасыннан алынды. Ул якын араларда Мәскәүгә - федераль сак хезмәтенә эшкә китәчәк дип хәбәр итәләр. Рәсми булмаган чыганаклар Эдуард Юлдашевның урынбасары Артур Иделбаевның да вазыйфасыннан бушатылуын хәбәр итте.

Элегрәк ирештерүебезчә, ул экстремистлыкта тикшерелә. Эдуард Юлдашев вазыйфасында чакта “Акбузат”, “Тамаша”, “Һәнәк” журналларының, берничә шәһәр һәм район гәзите мөхәррирләрен урыннарыннан алган иде. Иң соңгысы “Ватандаш” журналының баш мөхәррире Фәрит Әхмәдиевны бушату булды. Фәрит Әхмәдиев кире урынына кайтарылды.

Баксаң, Эдуард Юлдашевның аны вазыйфасыннан алырга бөтенләй вәкаләте булмаган. Чөнки “Ватандаш”ның оештыручылары республика хөкүмәте һәм Бөтендөнья башкортлары конгрессы. Оештыручысы матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе булмау сәбәпле, аны бушату турында фәрман көченнән чыгарылды, ул урынына кире кайтты. Ә менә башка мөхәррирләр хаклы ялга чыгу сәбәпле “үз теләкләре белән” дип гариза язып вазыйфаларыннан киткән булган. Шуңа алар кире урыннарына кайтарылмады.

Эдуард Юлдашев бу вазыйфасына билгеләнгәнче Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгында техник бүлекне җитәкләгән иде. Ул милиция полковнигы. Әлеге бүлек телефоннарны тыңлау, һәртөрле мәгълүмат җыю белән шөгыльләнә. Шуңа кулында бик күп мәгълүмат булу сәбәпле, аңа җылы урын арты җылы урын табып торалар. Мәскәүдә эшләячәк урынының ул генерал дәрәҗәсендәге вазыйфа булуын белдергән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG