Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:39

«Син бит минем бергенәм” дигән спектакль белән гастрольгә чыккан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Омскида булып китте. ТКазанда һәрдаим төрле иҗат коллективларының концертлары һәм татар спектакльләре булып торса, Себер ягы шәһәрләрендә андый чаралар еш булмый.

Шулай да Татар артистлары Себер якларында бөтенләй булмыйлар, дип әйтү дә дөрес булмас иде. Кайбер коллективлар сирәк булса да Себер якларына барып чыгалар. Мисал өчен, агымдагы ел башында концертлар белән хәзерге вакытта Чиләбедә яшәп иҗат итүче нәфис сүз остасы Ришат Йосыпов Татарстан җырчылары Марсилия, Азамат Гайнанов һәм биюче Рүзилә Гыйниятуллина Көнбатыш Себер һәм Ерак Көнчыгыш шәһәрләрендә булдылар.

Татарстан артисты Мансур Хәйретдинов та кайбер җырчылар белән Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себер шәһәрләрендә булгалый. Татарстанның башка иҗат төркемнәренең дә Омски, Новосибирски, Томски шәһәрләрендә булганнары бар. Аннан тыш кайбер артистлар Себер ягында оештырылган күләмле мәдәни чараларда да катнашалар.

Быел апрель аенда гастрольләр белән чыккан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры юлы да Себер шәһәрләре аша үтәчәк. Әйтергә кирәк, Себердә театрның беренче генә булуы түгел. 2008 елны театр “Гәйфи бабай, өйлән давай”, ә 2009 елны “Сынган беләзек” дигән спектакльләр белән Себер шәһәрләрендә булып киткән иде. Әлеге спектакльләр Омски, Новосибирски, Красноярски, Лесосибирски һәм Ачински шәһәрләрендә күрсәтелгән иде.

Быелгы гастролен коллектив Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгына багышлаган. Шул сәбәпле театр гастрольгә эчтәлеге сугыш афәтенә һәм кеше язмышына багышланган “Син бит минем бергенәм” дигән спектакль белән чыккан. Спектакльне Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисткасы Исламия Мәхмүтова иҗат иткән һәм сәхнәгә куйган.

Театрның гастрольләре 4 апрель көнне Ижау шәһәрендә башланып китте. Аннан соң спектакль Пермь, Екатеринбур, Төмән, Омски һәм Новосибирски өлкәсенең Куйбышев шәһәрләрендә күрсәтелде. Театр тагын Томски, Ачински, Лесосибирски, Красноярски, Марински, Кемерово шәһәрләрендә булачак. Аннары, кайтыр юлга чыгып, Новосибирски, Ялуторовски, Шадрински, Чиләбе һәм Уфа шәһәрләрендә тукталачак. Гастрольләр 22 апрельдә Туймазы шәһәрләрендә тәмамланачак.

Йөрисе юллары күбрәк Себер ягында булу сәбәпле, артистлар быелгы гастрольләренә “Себер-2010” дигән исем биргәннәр.

Кәрим Тинчурин театры спектакленең Омскида ничек узуына аерым тукталырга кирәк. Казан артистларын кабул итү эшләрен тулысынча Омскиның Шәһәр татар милли мәдәни мохтарияте активистлары башкарды: спектакль кую өчен шәһәрнең Актерлар йорты алынды, алдан билет сату хәстәре күрелде, артистларны урнаштыру буенча һәм башка төрле оештыру эшләре эшләнде.

Шуны да ассызыкларга кирәк, спектакльгә Омскида яшәүче татар милләтеннән булган Икенче дөнья сугышы ветераннары чакырылды. Аларга билетлар җирле химаячылар исәбеннән бушлай бирелде.


Спектакль тәмамланганнан соң артистлар халыкны Җиңү көне белән тәбрикләделәр, Икенче дөнья сугышы ветераннарына спектакль язылган DVD тәлинкәләр бүләк иттеләр. Аннан соң театр җитәкчелеге исеменнән һәрдаим төрле яктан ярдәм күрсәтеп торучы милләттәшебез - Бөтендөнья татар конгрессы шурасы әгъзасы Тамир Алимбаевка һәм оештыру эшләрен башкарган Омски активистларына рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тамашачылар спектакльне җылы кабул иттеләр. Спектакль тәмамланганнан соң озак вакыт артистларны сәхнәдән төшерми, аягүрә басып алкышлады. “Азатлык” хәбәрчесенә фикерләрен белдерүчеләр дә булды.

“Бик актуаль спектакль. Хәзерге заманда балаларыбызның сугыш кырларында ятып калулары, яки армиядән гарипләнеп кайтулары өчен йөрәк әрни. Артистлар мондый хәлнең ни дәрәҗәдә авыр булганлыгын күрсәтә алдылар. Рәхмәт аларга”, диде бер ханым.

“Бик кирәкле спектакль. Беркайчан да сугыш афәтен күрергә язмасын. Артистлар бик оста уйнадылар. Үземнең залда утырганымны да оныттым”, диде икенче ханым. Башкалар да артистларның үз рольләрен яхшы уйнаулары турында әйттеләр, рәхмәтле булуларын белдерделәр.

Спектакльдән соң, Шәһәр татар милли мәдәни мохтарияте активистлары һәм театр коллективы кунакханәдә очраштылар. Чәй өстәле артында ирекле аралашу барды. Мохтарият рәисе Гафия Алеева Омски тамашачысы исеменнән артистларга рәхмәт әйтте. Артистлар да Омски тамашачысыннан канәгать калуларын белдерделәр, очрашулар киләчәктә дә булып торсын иде диделәр

Татарстанның атказанган артисткасы Люция Галләмова көз көне булачак җанисәп вакытында Омски татарларының үзләрен татар итеп күрсәтәчәгенә ышануын белдерде.

Театр администраторы Алсинә ханым гастрольләр вакытында булган кайбер авырлыкларга да тукталды. “Аларның иң авыры – тамашачы җыю. Шулай да сез булганда, милләтебез яшәр, театр да килер, телебез дә сакланыр. Бер-беребезгә тугрыклы булып калыйк, ярдәм итеп торыйк”, диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG