Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 16:02

Иран коралсызлану конференциясенә әзерләнүен белдерә


Иран тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 17-18 апрель көннәре Тәһранда коралсызлануга багышланган конференция үтәчәк, анда 15 илнең тышкы эшләр министрлары катнашачак.

Кайсы илләр министрларының җыенга чакырылган булганы турында хәбәр ителми.

Бүген Вашингтонда атом иминлегенә багышланган җыен тәмамлана. Анда 47 илнең башлыклары һәм югары рәсми вәкилләре катнаша. Иран бу саммитка чакыру алмады.

XS
SM
MD
LG