Accessibility links

Самар татар яшьләре киңәште


Самарның Дуслык йортында татар яшьләре киңәште. Көне буе барган әңгәмәдә татар тормышының һәр ягы яктыртылды. Татар гаиләсенең киләчәге, телебез язмышы, көзен узачак халык санын алуга аерым игътибар ителде.

Яшьләр очрашуында барлык милли юлбашчылар чыгыш ясады. Милләт каһарманнары үзләренең киңәшләрен бирсәләр, сорауларга җавап тотсалар, “Нур” мәдрәсәсе ректоры Иршат хәзрәт Сафин 22 минутлык нотык тотты.

"Яшьләр хәрәкәтен ныгыту, көчәйтү нияте белән җыелгансыз. Милләт сүзе астына, бер түбәгә татары да, типтәре дә, кыпчагы да, ногае да, керәшене дә керергә тиештер. Диалект буенча татарны тапарга юл куймыйк. Башка халыкларда диалект бездән дә күбрәк, аларны бүлмиләр бит.

Мөселман исеме астына төрле мәзхәбләрдәгеләр сыешсын иде. Мәчетләрдә намазлык җитәрлек. Шунда гына бүленешү, тарткалашу булмас. Сыену тапмаганга, бер түбә астына җыела белмәгәнгә аерылулар күзәтелә.

Безнең төбәктә дин белән милләт бераз аерымрак. Милли оешма дини юнәлешне үз эченә алмый, дин кешеләре миллиләр түгел. Яшьләр арасында милли зыялылар юк. Зыялы сүзен мин әле мөнәвәр сүзе белән дә әйтер идем. Мөнәвәр - нур бирүче дигәнне аңлата. Шулай ук дини зыялыларыбыз да юк.


Татарстанда һәм башка төбәкләрдә эшчәнлек югары. Дини яктан бездә сүлпәнлек. Татар, татар дибез. Юбилейлар үткәргәндә өстәлләр аракыдан сыгылып тора. Сөйләргә яратабыз, кеше өйрәтәбез. Шул ук вакытта хәзрәт китүгә аракылы табында гайрәт чәчәбез. Икенче көнне вәгазьләр бастырабыз.

Киемнән башларга кирәк. Ирләребез чын татар түбәтәе һәм казаки кисен. Хатын-кызларыбыз гарәпләрчә бөркенмәсеннәр, чын татарча киенсеннәр. Быел Нәүрүздә бу киемнәр күрсәтелде дә.

Милли һәм дини төсмерләр бәйрәмнәрне бизәсен. Ана, мәхәббәт, әхлакны данлаган Миңгол Галиев кебек җырчыларыбыз сәхнә түрендә булсын. Милләтебезгә динебезне кертүгә сукмаклар табыйк һәм аны тормышка ашырыйк.

Бөтен муллалар да милли чараларда катнашсын. Русиянең аерым төбәкләрендә милли хәрәкәтне хәзрәтләр җитәкли. Бу алга китеш. Бу милләтне дингә якынайту. Соңгы 100 елда татарның тормышы динсез узды. Сабак алырга вакыт. Татар икәнебезне онытмыйк. Башка милләт белән бәйләнгән татар югала", диде Иршат хәзрәт Сафин.

Аннары җәмгыятьнең аксакаллары чыгыш ясады. Алар авызыннан да татар гаиләсенең бурычы яктыртылды. Октябрь аенда узачак халык санын алу турында бәйнә-бәйнә сөйләнде.
XS
SM
MD
LG