Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Федотов: Татар көйләрен дөньяга таратуыма горурланам


Баянчы, композитор, галим Владимир Федотов “Дустыма”, “Баянның сихри моңнары” җыентыклары һәм концерт программалары өчен Тукай бүләгенә тәкъдим ителде. Ул халык уен коралларын күтәрү өчен Русиянең махсус программасы булырга тиеш ди.

2005 ел. Италиянең Монтезе шәһәре. Баянчылар бәйгесе тәмам. Оештыручылар әлеге бәйгенең йомгаклау концертын Владимир Федотов уйнавы белән төгәлләргә карар кыла. Әле яңа гына беренче бүләккә ия булган баян остасыннан бәйгедә башкарган әсәрен түгел, ә берәр башка көй уйнавын үтенәләр. Залга татар халкының “Тәфтиләү” моңнары тарала башлый...

5 минут дәвам иткән импровизация халыкны хәйран итә. Музыка белгечләрен дә, тамашачыларны да, әлеге концертны карарга җыелганнарны да, бәйгедә катнашканнарны да, Федотов сүзләренчә, бөтенләй ят бер һәм шул ук вакытта үзәкләрне өзгәләве белән күңелгә якын моңнар агышы бөтереп ала, әллә кайларга алып китә.

“Тәфтиләү” тәмам. Залда тынлык. Татар моңнары халыкны әсир иткән... Берничә секунд та узмый бинаны көчле алкышлар дулкыны урап ала...

“Гипноздан айныган кебек булганнан соң кул чабулар ташкыны яңгырады. Чит илләрдә, кайда гына, 5 минутлык татар халык көйләренә импровизацияне уйнама аларның күңел кылларын тибрәтә. Мин моңа бик горурланам”, ди Федотов.

Владимир Федотов үзенең халыкара бәйгеләрдә җиңүенә шапырынмый да, борынын да чөйми. Гадәти хәл итеп кабул итә. Русиядәге төрле халыкара бәйгеләрдә дәрәҗәле урыннары да, Татарстанның Җәлил бүләге дә, 2007 елда Кушма Штатларның Нью-Йорк шәһәрендә “Көмеш” бүләкне алуы да тормышындагы яңа бер сәхифәләр кебегрәк.

“Татар көйләре минем канымда”

Кайда гына булмасын, халык көйләренә мөкиббән ул. “Баянның сихри моңнары” дип аталган җыентыгында Венециядәге карнавалны тоярга, грекларның саллылыгын һәм горурлыгын үзенә сыендырган бию көе “Сертаки”ны ишетергә, шулай ук дөньяны яулаган самба, фоксфорт бизәкләренә һәм башка аһәңнәргә дә сокланырга мөмкин.

“Иҗатым үсеше мине милли музыка белән кызыксынуга китерде. Милли музыка белән кызыксыну исә үз чиратында саннан сыйфатка илтә”, ди Федотов. Ул үзенең уңышларын милли көйләргә мәхәббәт, эзләнүләр һәм аның өстендә туктаусыз эш нәтиҗәсе дип белдерә.

“Татар көйләре минем канымда инде. Күп кенә әсәрләр дә яздым. Шулай ук “Дустыма” дип аталган җыентык та бар. Баянчылар әзерләгән мондый татар көйләре тупланмасының дөньяга чыкканы юк иде”, ди Федотов.

Әлеге җыентыкка кергән “Язгы тургайлар”ы Урта диңгез аһәңәрен дә, шәрык дөньясы бизәкләрен дә үзенә сыйдырган. Яшел хәтфә болында алар үзләренең күргәннәре турында җырлап сөйли сыман.

“Җәйге авыл урамында” дип аталган әсәре татар авылының бөтен матурлыгын үзенә алган кебек. Капкаларның ачылып көтү китүе дә, кызларның чишмәгә суга юл алуы да, юртакларның бии-бии болынга төшеүе дә, бала-чаганың әбәк уйнавы да, гомумән, барсы да бар кебек монда.

Музыка белгечләре Федотовның “Каз канаты” да бик үзенчәлекле, бигрәк тә татар җанлы дип белдерә.

Татар дәүләт һуманитар педагогика университеты профессоры Рәгъде Халитов Федотовны татар баянчыларына үрнәк шәхес дип атый.

“Үзе рус кешесе булса да мөкиббән китеп татар баян сәнгате үрнәкләрен бик оста башкара. Ул татар музыкантлары өчен дә үрнәк кеше. Баянда уйнау алымнары да бик үзенчәлекле”, ди Халитов.

Аның сүзләренчә, татар музыкасын баянчылар өчен баетуы да зур игътибарга лаек. Владимир Федотов Җиһанов, Мулюков, Яхин, Ключарев, Имашев, Курамшин, Гыйбадуллин һәм башка композиторларның әсәрләрен баян өчен әзерли.

“Кеше гармунда уйнап җибәрсә аның күңеле сафлана”


Баянчы-композитор үзе халык уен кораллары тарафдары. Дөньяның төссезллеген дә, әһлакъ һәм михербанлыкның югала баруын да халык уен кораллары моңын һәм көйләрен тыңламаудан да килә дигән карашта. Русиядә халык уен коралларын яңадан яңгырату өчен махсус федераль программа зарурлыгын да әйтә.


“Компьютер, интернет гасыры һәм хәзер бигрәк тә нанотехнологияләр чоры башланганда хисле булу югала бара. Беләсезме, кеше гармунда, я баянда уйнап җибәрсә аның күңеле күтәрелеп, сафланып китә”, ди Федотов.

Владимир Федотов баяны белән 40 елдан артык вакыт эчендә 6 меңләп концертта катнашкан. Чит илләрдә үзенең концертларын да биргән. Бүген ул Казан дәүләт һуманитар педагогика университетында белем бирә.

Федотов Самар өлкәсенең Октябрьски шәһәрендә туа. Анда музыка училищесын тәмамлагач Казанга килә. Татарстандагы хезмәт юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баянчысы булып башлый. Баянда башкару ысуллары турында бик күп фәнни хезмәт яза һәм үзе дә әсәрләр тудыра.

“Шәһри Казан” Федотов турында “Татарстан сәнгатенә бер саф бәллүр чишмә кебек кушылган һәм үзен бу бөек сәнгатьсез күз алдына да китерә алмый” дип яза. Федотов Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты.
XS
SM
MD
LG