Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:47

Апрель башында Татарстанның Буа районында Идел аръягы яшь язучыларының төбәкара семинары үтте. Шунда ук каләм тибрәтүче егет-кызларга Ринат Харис премиясе дә тапшырылды.

Татарстан язучылар берлегенең Идел аръягы яшь язучыларының төбәкара семинарында Буа, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы һәм башка берничә районның яшь каләм ияләре катнашты. Күбесе мәктәп укучылары. Казаннан килгән кунаклар арасында: Язучылар берлеге рәисе урынбасары, язучы Вакыйф Нуриев, халык шагыйре Ринат Харис, язучы-шагыйрә, “Сөембикә” журналының әдәбият бүлеге җитәкчесе Илсөяр Ихсанова, яңа буын шагыйрьләреннән Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Рифат Сәлах бар иде.
Язучы-шагыйрьләр Илсөяр Ихсанова, Ринат Харис, Вакыйф Нуриев


Җыенда каләм тибрәтүче яшьләр үзләренең шигырьләрен укып, өлкән остазларының фикерләрен белде. Шул ук вакытта яңа буын шагыйре Рүзәл Мөхәммәтшин дә мәктәп укучыларына үз шигырен сөйләде һәм аңа тыңлаучылар фикерләрен әйттеләр. Язучы-шагыйрьләр җыенында егет-кызлар Казан кунакларына сораулар да бирде. Әйтик, Илсөяр Ихсанова “Тылсымлы таяк булса, нишләр идегез иде?” дигән сорауга, “Дәүләтчәлегебезне кайтарыр идем. Чын татар язучы-шагыйрьләренең бу төп хыялы!”, диде.

Әлеге чара барышында яшьләр белән дә аралашып алдык. Апас районы Зур Күккүз авылы урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Ислам Ибраһимов шигырьләр яза, алар әлегә район газетасында гына басылган. Ислам белдергәнчә, иҗаты республика күләм матбугатта басылырлык дәрәҗәдә түгел әле. Бу фикерне каләм тибрәтүче егет-кызларның иҗаты белән танышкан яңа буын шагыйре Рүзәл Мөхәммәтшин да раслады.
Каләм тибрәтүче малайлар

“Монда катнашучылар нигездә әти-әни, дуслар, туган авыл табигате турында язганнар. Иҗатлары ышандырмый, бик тар кысаларда, укытучы апалары кушканга язганнар диярсең. Араларында үзенчәлекле язучылар бар, ләкин күп түгел. Шуңа да карамастан, иҗат итәргә тырышучы яшьләрнең күп булуы сөендерде”, ди Рүзәл.
Шигырь укып аңа бәя бирү мизгелләре

Аның каләмдәше Рифат Сәлах та шигырь язучы укучыларны игътибар белән тыңларга тырышкан.

“Өметле яшь язучылар бөтенләй үк юк дип әйтеп булмый, чөнки 5 сыйныф укучысы да яхшы итеп шигырь язган иде. Ул Ринат Харис премиясен дә алган. Гомумән егет-кызлар шигърияткә алыналар икән, аларны булдыклы яшьләр рәтенә кертергә була”, диде Рифат Сәлах.
Премия тапшыру

Яшь язучыларның җыенының азагында Буаның 3 талантлы укучысына район мәдәният йортында шагыйрь Ринат Харис үз премиясен тапшырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG