Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм АКШ балалар язмышы турында сөйләшәчәк


Русия үз балаларын АКШка асрауга җибәрмиячәге белән янагач АКШ сөйләшүләр өчен Мәскәүгә үз вәкилләрен юллады.

Узган җомга көнне Американың Теннесси штатыннан 2009 елның сентябрендә АКШка асрауга алынган 7 яшьлек малайның очкычка утыртып үзен генә Русиягә җибәрелүе Русиядә ачу тудырды. Аның американ әнисе балага “аның психологик проблемалары бар” дигән язу биргән булган.

Мәскәүгә килгән АКШ вәкилләре балалар язмышы турында Русия рәсмиләре белән сөйләшәчәк.

БМОның балалар идарәсе – ЮНИСЕФ мәгълүматларына караганда, Русиядә 740 меңләп ятим бала бар.
XS
SM
MD
LG