Accessibility links

Кайнар хәбәр

Катынь фаҗигасендә Казан эзе


Катынь фаҗигасенең 70 еллыгына багышланган искә алу чарасы.
Катынь фаҗигасенең 70 еллыгына багышланган искә алу чарасы.

Катынь фаҗигасендә Казанда яшәгән, эшләп алган кешеләрнең катнашы бар. Бу хакта Татарстан матбугатында яшерен архивлардан алынган мәгълүматлар басылып чыкты.

“Время и деньги” газетасында яшерен архив документларын өйрәнгән Ровел Кашаповның "Катынь фаҗигасендә Казан эзләре" дигән мәкаләсе басылып чыкты. Анда әйтелгәннәргә караганда, 1953 елда АКШ сенаты 1940-нчы елда үтерелгән 21 меңнән артык поляк хәрбиләренең эшен карый. Сенат комиссиясе сорауларына Казан белән бәйле Борис Ольшанский исемле бер кеше дә җавап бирә.

Ул Кызыл армиядә табиб булып эшләгән һәм Дәүләт иминлеге комитетының Катынь вакыйгаларын тикшергән комиссиясенә кергән Борис Бурденко белән дус булган икән. Шушы комиссия заманында, Польша хәрбиләрен 1940-нчы елда НКВД түгел, ә 1941-нче елда нацилар үтергән, дигән карар чыгарган. Сугыштан соң Бурденко Ольшанскийга, фашистлар төзегән беркетмәне төзәтергә туры килүен сөйләгән.

1947 елда Америка ягына чыккан Ольшанский дистә еллар буе чит илләрдә яшәгән, эмигрант басмаларда эшләгән. 1956 елда көтмәгәндә ул Казанга кайтып төшә. Монда махсус хезмәтләр кулы уйнаган булырга мөмкин, дип яза яшерен архив документларын өйрәнгән Ровел Кашапов. Татарстанда аның эвакуация вакытында күчеп килгән беренче хатыны эшләгән икән. Әмма Ольшанский Казанда озак яши алмый, ул 1958 елда үлә.

Токарев үзе атмаган, әмма күргән

Ровел Кашаповның язуына караганда, поляк хәрбиләрен үтерүгә ТАССРның 1948-1953 елларда Дәүләт иминлек министры булып эшләгән Дмитрий Токаревның да катнашы бар. Ул поляк хәрбиләре утырган Калинин өлкәсендәге Осташково лагере башлыгы булган.

1991 елдагы тикшерү вакытында, Токарев поляк хәрбиләрен күпләп үтерүдә катнашуын кире каккан, дип яза Ровел Кашапов.
Сорау алулар вакытында, ул 1940-нчы елда аның һәм тагын берничә кешенең Мәскәүгә чакыртылуын, Польшада кулга алынган кайбер хәрбиләрне атып үтерү карары кабул ителүе турында ишетүен хәбәр иткән. Токарев үзе корал тотып атмадым, әмма башкаларның бу эшне ничек башкаруын күрдем, дигән.

Бу чара өчен Мәскәүдән НКВД түрәләре килде, дип искә алган ул. "Читкә тавышы ишетелмәсен өчен камера диварларына һәм ишекләргә киез кадакланган иде. Атыласы кешенең шәхесе ачыклангач, аның кулын богаулап камерага алып кереп киттеләр", дип сөйләгән Токарев.

Кораллар тиз тузган

ТАССРның элекке министры, шулай ук, коралларның тиз тузуын, Мәскәүдән килгән түрәләрнең үзләре белән бер чемодан “Валтер”лар алып килүен күргән. Аның сүзләренчә, атучылар төркемендә 30-лап кеше булган, бу эшне машина йөртүчеләр һәм кайбер төрмәчеләр башкарган.

Архивларны өйрәнгән Ровел Кашапов язуынча, барлыгы 21 857 поляк хәрбие үтерелгән булган. Бу эш өчен Лаврентий Берия карары белән 1940-нчы елда НКВД хезмәткәрләренә акчалата бүләкләр бирелгән. Бу исемлектә Токарев очрамый, дип әйтә автор.

Элекке лагерь башлыгы һәм ТАССР министры Токарев сүзләренчә, полякларны кыруда катнашкан машина йөртүче 1961 елда Казанда үз-үзенә кул салган, бу эшкә катнашы булган башка түрәләр атылган, берсе акылдан шашкан.
XS
SM
MD
LG