Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:34

Ивангород Эстониягә кушылырга тели


Ивангород манзарасы президентларга җибәрелде

Ивангород манзарасы президентларга җибәрелде

Петербурдан көнбатышка таба 159 чакрымда урнашкан Ивангород Эстониягә сыенырга тели. Русия һәм Эстония президентларына шәһәрнең матур рәсеме һәм 660 кешенең имзасы куелган хат җибәрелде.

Русиянең Эстония белән чиктәш Ивангород шәһәре Русия һәм Эстония президентларына үзен Эстониягә алынуын сорап мөрәҗәгать итте. Шәһәр шурасы депутаты Юрий Гордеев җибәргән хатка шәһәрнең 660 кешесе кул куйган. Ивангородта 11 мең кеше яши.

“Шәһәребез һәм аның тирәсендәге җирләр 300 елдан артык Эстониядә булды. Җирле хакимиятләрнең безнең проблемаларга күз йомуы безне бу адымга этәрде”, диелгән президентларга җибәрелгән хатта.

Депутат Гордеев сүзләренә караганда, Ивангородның Эстониягә биреләчәгенә беркем дә ышанмый. Бу чара шәһәр проблемаларына игътибарны җәлеп итү өчен оештырыла.

Зур ширкәтләрнең ябылуы аркасында шәһәр халкы эшсез һәм акчасыз калган. Эстония белән уртак күңел ачу паркын төзү планнары тормышка ашмаган. Табигате һәм тарихи һәйкәлләргә бай бу якка туристларны җәлеп итү эшен башлап җибәрү өчен акча юк. Халыкның түземлегенә соңгы чик торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең артуы булган.

1992 елдан өлкә үзәгеннән (Ленинград өлкәсе) финансланган Ивангород 3 ел элек хакимият карары белән 20 чакрымда урнашкан Кингисепп районы карамагына күчерелгән, моннан соң шәһәрдә җыелган салымның яртысыннан артыгы район үзәгендә кала башлаган. Шул ук вакытта торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү Ивангородта Кингисеппка караганда 60% артык, ди депутат Гордеев.

Нарва елгасындагы элекке "Дуслык күпере"

Ивангородны Эстониядән Нарва елгасы аерып тора. Совет чорында елга аша салынган күпер “Дуслык күпере” дип атала иде.

Бүгенге көндә чик аша Мәскәү-Таллин поезды, машина яки җәяү үтеп була. Җәяүлеләрне Нарва шәһәреннән Ивангородка керүчеләрне генә кертәләр һәм алар үзләре белән бер ни кертмәскә тиеш. Русиядән Эстониягә җәяү кереп булмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG