Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша президенты якшәмбе җирләнәчәк


Польша президенты Лех Качинский һәм аның җәмәгате Мария Качинская табутлары бүген Варшауда президент сараенда куелды. Шимбәгә кадәр алар белән теләгән һәр кеше хушлаша ала. Качинскийлар якшәмбе көнне җирләнәчәк.

Алар икесе дә узган шимбә Смоленск һава аланында булган очкыч казасында һәлак булды.

Президент һәм бер төркем дәүләт рәсмиләре Катыньгә 70 ел элек НКВД тарафыннан үтерелгән 22 меңләп поляк хәрбиләрен искә алырга бара иде.

Польшада 7 көнлек матәм дәвам итә.
XS
SM
MD
LG