Accessibility links

Кайнар хәбәр

Астанада Назарбаев университеты ачыла


Астанада Казакъстанның хәзерге президенты Нурсолтан Назарбаев исемендәге яңа университет булачак. Яңа уку йортын ачу июль аена билгеләнгән.

Премьер-министр Кәрим Мәсимов сүзләренә караганда, Назарбаев исемендә 500 стипендия булдырылган.

Инженерлык, табигать фәннәре һәм медицина факультетларында барлыгы 20 меңләп студент һәм мөгалим булачак.

2012 елда университет каршында эшкуарлык һәм җәмәгатьчелек белән эшләү бүлекләрен ачу каралган.
XS
SM
MD
LG