Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты Аргентина һәм Бразилиягә бара


Вашингтонда тәмамланган атом иминлегенә багышланган саммиттан соң Русия президенты Дмитрий Медведев Аргентинага килде. Бүген ул Аргентина башкаласы Буэнос Аэроста Медведев президент Кристина Фернандез де Киршнер белән очраша.

Аргентинага шулай ук Русиянең атом, саклану һәм галәмне өйрәнү белгечләре килде. Ике ил арасында хезмәттәшлек турында дистәгә якын килешү имзаланыр дип көтелә.

2008 елда 2 миллиард долларга якын булган сәүдә күләме узган елда 1 миллиард 350 миллион долларга калган.

Ике дәүләт үз илчелекләрен 125 ел элек ачуга карамастан, бу Русия башлыгының Аргентинага беренче сәфәре булып тора.

Иртәгә Медведев Бразилиягә китә. Анда 15-16 апрель көннәре BRIC (Бразилия, Русия, Һиндстан һәм Кытай) җитәкчеләре саммиты үтәчәк. Президентлар глобаль икътисади проблемалар һәм үзара хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк.
XS
SM
MD
LG