Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:15

Мәскәүдә үз йортының подъездында инде 6 ел дәвамында шәһәр мәхкәмәсенең җинаять эшләре коллегиясе хөкемдары булып эшләгән Эдуард Чувашов үтерелде. Чувашовның мәхкәмә эшләре күбрәк үтәмилләтчеләр белән бәйле иде һәм ул аларга карата кырыс карарлар чыгарган хаким буларак танылды.

Такырбашларга карата кырыс карарлар чыгарган хөкемдарның үтерелүе рәсмиләрне дә, үтәмилләтчеләр белән көрәшүчеләрне дә тетрәндерде.

Хөкемдар Эдуард Чувашов иртән эшкә барырга чыккач үз йортының подъездында атып үтерелә. Хәзерге вакытта тикшерү комитеты, хакимне үтерү аның һөнәри эшчәнлеге белән бәйледер дигән фикердә тора. Чөнки Чувашов күбрәк такырбашларга бәйле эшләрне алып барды.

Янаулар булган

Русиядә милләтара нәфрәт мәсьәләләрен күзәтүче “Сова” хокук яклау үхәге берничә атна элек кенә Чувашовка янаулар булуын әйтә.

Оешманың рәис урынбасары Галина Кожевникова сүзләренчә, узган айда Чувашов исеме интернетта үтәмилләтчеләр дошманнар исемлегенә керткән булган.

“Без Чувашов турында бары “Русский образга” якын сәхифәләрдә хөкемдарга карата янаулар барлыкка килгәч кенә белдек. Анда аның фотосы һәм ябык утырыштан аның тавышы белән аудиотасма урнаштырылган иде. Хөкемдар урысларны яратмауда гаепләнде. Һәм нәкъ бу тасмадан соң интернет сәхифәдә хакимгә карата агрессив фикерләр артты”, ди ул.

Уч алу

Галина Кожвникова
Кожевникова да һәм башка хокук яклаучылар да бу үтәмилләтчеләрнең уч алуы дип саный. Чөнки 47 яшьлек хаким узган атнада ике такырбашны 10 ел төрмә җәзасына хөкем итте. Әлеге Рыно-Скачевский төркеме славян йөзле булмаган 20-ләп кеше үтерүдә гаепләнде. Әлеге һөҗүмнәрне алар видеога төшереп Интернетка да урнаштырган.

Февральдә Чувашов икенче бер - “Ак бүреләр” (“Белые волки”) дип аталган такырбашлар төркеме вәкилләренә хөкем карары чыгарды. Алар шулай ук мигрантларга кансыз һөҗүм оештыру белән танылды.

Элек алай булмаган

Ә менә элекке хөкемдар Владимир Миронов хакимнәрне куркыту, аларга карата көч куллануны элек бөтенләй күз алдына да китереп булмый иде дип сөйли.

“Җәмәгатьчелектә ул кагылгысыз дигән фикер йөргән. Элегрәк без мәхкәмәдә эшләгәндә бернинди приставлар юк иде. Иң кимендә, керештә милиционер торды. Анысы да бөтен җирдә дә түгел иде. Эшләдек инде, беркем беркемнән дә курыкмады”, ди ул.

Миронов әйтүенчә, хаким янаулар булганын әйтсә, дәүләт аны сак белән тәэмин итәчәк.

Үтәмилләтчеләр мигрантлар белән генә чикләнми

Хокук яклаучылар рәсмиләрнең чәчәк атучы ксенофобиягә битарафлыгы милләтара нәфрәт нигезендәге һөҗүмнәрнең артуына китерде дип саный.

Узган елны гына да милләтара нәфрәт нигезендәге һөҗүмнәрдән 71 кеше үлгән, 330-дан артыгы төрле җәрәхәтләр алган.

Кожевникова әйтүенчә, соңгы вакытта үтәмилләтчеләрнең аеруча да ксенофобия белән көрәшүчеләргә карата агрессивлыгы артты. Алар күбрәк адвокатлар, хокук яклаучылар һәм журналистларга яный башлады.

“Бу чор 2008 елдан башланды. Нәкъ шул вакытта агрессив төркемнәр ачыктан-ачык дәүләткә каршы террорны чагылдырырга тотынды. Алар фикеренчә, читтән килгән ниндидер мигрант эшчене үтерү ул беркемгә дә кызык түгел. Ә танылган кешене үтерсәк, бу инде, әлбәттә, яңгыраш алачак. Шулай итеп без үз көчебезне, курыкмавыбызны күрсәтәбез. Һәм бу безнең хәрәкәткә яхшы реклам дип уйлый”, ди ул.

Узган елның гыйнварында Мәскәү үзәгендә адвокат, хокук яклаучы Станислав Маркелов һәм журналист Анастасия Бабурова атып үтерелде. Әлеге җинаятьтә рәсмиләр үтәммиләтчеләр гаепләнде.

Рәсми мәгълүматларга күрә, Русиядә 1996 һәм 2006 еллар арасында барлыгы 31 хөкемдар үтерелгән.

XS
SM
MD
LG