Accessibility links

Кайнар хәбәр

КамАЗ Тын океан төбәгендәге илләрне яуларга җыена


Татарстан вәкилләре Һиндстанга сәфәрләренең соңгы көнендә уртак ширкәт “Kamaz-Vectra Motors Ltd”ны тәкъдим итү чарасында катнашты. Татарстан һәм Һиндстанның Андхра-Прадеш штаты арасындагы хезмәттәшлеге дә ныгыячак.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиле Рита Миңгалиева сүзләренчә, уртак ширкәтнең эшләре әйбәт кенә барган очракта, алар Һиндстанны гына түгел, ә бөтен Тын океан төбәгендәге илләрне дә үз машиналары белән тәэмин итәргә җыена. Хәтта Көньяк Африка республикасына ук барып җитәргә исәплиләр. Ширкәт әле 2010 елның гыйнварында гына эшли башлаган иде.

“Шул вакыт эчендә алар 90 машина җыйган. Аның 30ын сатканнар да инде. Якын арада аена 100 машина җиткерергә исәплиләр”, ди Миңгалиева.

“Kamaz-Vectra Motors Ltd” Һиндстан базарында MAN һәм Volvo белән “бил алышырга” җыена. Бу төбәктә әлеге йөк машиналары эшләнми, ә китереп сатыла икән. КамАЗ белән чагыштырганда бәяләре дә күпкә кыйммәт.

Бүгенгә КамАЗ җиһазлары Хосус шәһәренә Татарстаннан китерелә. Киләчәктә ширкәт аларның күпчелеген Һиндстанның үзендә җитештерү теләге белән яши. Яңа ачышлар нигезендә машиналар җыюны кулайлаштыру өстендә дә эшлиләр, сату һәм ул төбәктәге илләрнең алу мөмкинлекләрен дә әйрәнгәннәр.

Әлеге ширкәтнең менеджмент төркеме татарстаннар, ә эшчеләр һиндстаннар. Миңгалиева сүзләренчә, Һиндстанның Vectra ширкәте ил икътисадында нык тора.

Моннан берничә атна элек мәгълүмат чараларында, Һиндстандагы КамАЗ җитештерү ширкәтендә акча түләмәгәнгә эшчеләр эш ташлаган, дигән хәбәр булган иде. Миңгалиева бу хәбәрнең дөреслеккә туры килмәвен әйтте. Шулай да Vectraның башка тармакларында андый хәлнең булуын да кире какмады.

“Vectraның үзендәге социаль ризасызлыкларның, һөнәр берлекләре белән проблемаларның берничек тә уртак ширкәткә һәм аның эшенә йогынтысы юк. Аларның башка төр җитештерү тармаклары да бар”, ди Миңгалиева.

КамАЗ белән ныклап эшкә керешкәнче Vectra Tatra белән дә уртак хезмәт булдырырга теләгән. Tatraдагы икътисадый кыенлыклар КамАЗ белән иңгә-иң торып эшләүгә китергән.

Рита Миңгалиева сүзләренчә, Татарстан һәм Һиндстан өчен киләчәктә ботехнологияләр, ATI технологияләр, авиатөзелеш, махсус икътисади бүлгеләрне булдыру юнәлешләрендә хезмәттәшлек тә кызыклы булачак.
Зилә Вәлиева (у) һәм Андхра-Прадеш штаты мәгълүмат һәм туристлык министры Гита Редди

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры вазифаларын башкаручы Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге төркем Һиндстанның сәнәгать һәм фәнни-технологияләр үзәге булган Хайдарабат шәһәрендә дә булды. Анда Татарстан һәм Андхра-Прадеш штатлары арасындагы хезмәттәшлек килешүенең беркетмәсе имзаланды.

Миңгалиева әлеге документның уртак эшләрне ныклап башларга мөкинлек бирүен дә әйтте. Яклар шулай ук мәгариф, туризм һәм мәдәният өлкәсендә бәйләнешләрне ныгытырга җыена. Сентябрь аенда Татарстанда Андхра-Прадеш көннәре узачак.

2003 ел. Килешүне имзалау.
2003 елда Һиндстанның ул вакыттагы хөкүмәт башлыгы Атала Бихари Ваджпаи Мәскәүгә килгән вакытта Татарстан хөкүмәте һәм Андхра-Прадеш штаты арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек килешүе имзаланды. Әлеге документны ул вакыттагы хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм Һиндстанның тышкы эшләр министры Яшвант Синха имзалаган иде.
XS
SM
MD
LG