Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә яһүд яшьләре оешмасы төзелә


15 апрель Сембердә яһүд яшьләре оешмасын булдыру җыены үтәчәк. Анда Русиянең 50ләп шәһәреннән вәкилләрнең катнашуы көтелә.

Яһүд берлегенең максаты анти-семитизм һәм яһүд халкының тарихын бозып күрсәтүгә каршы эшчәнлек булачак. Шулай ук яшьләр милләтнең үзбилгеләнүе һәм мәгарифенә кагылган проблемаларга да чишелеш эзлиячәк, диде Русия яһүдләре конгрессы башлыгы Михаил Славин.

Сембердәге җыенны яһүдләрнең федераль милли мәдәни мөхтарияте һәм Сембер яһүдләре җәмгыяте, Ульян өлкәсе хакимияте һәм Русия яһүдләре конгрессы берлектә оештыра.
XS
SM
MD
LG