Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сомали радиоларында музыка тыелды


Сомалида хакимиятне үз кулларына алган исламның радикаль канаты саналган “Һизб-уль-Ислам» хәрәкәте илдә радиодан музыка тапшыруны тыйды.

Радио башлыклары бу тыюга каршы тора алмаулары турында хәбәр итте.

Күптән түгел радикаль исламчылар илнең кайбер өлешләрендә кино һәм футбол уеннарын күрсәтүне тыйган иде. Шулай ук ирләргә сакал үстерергә кушылды.

Сомалида хәзерге вакытта хөкүмәт юк. Илнең зур өлеше ислам сугышчылары контролендә.
XS
SM
MD
LG