Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия теннисчылары башлыгы Шамил Тарпищев АКШка виза ала алмый


Русия теннис федерациясе башлыгы Шамил Тарпищев яңадан АКШка виза ала алмый. Мондый проблемалар инде 2007 елда булган иде. Виза проблемасы аркасында Тарпищев Вермонт штатында АКШ һәм Русия теннисчылары уенына соңга калып килгән иде.

24-25 апрель Алабама штатының Бирмингем шәһәрендә Федерация Кәсәсенең (Кубогының) ярым финал уеннары үтәчәк. АКШ ягыннан катнашачак теннисчыларның исемлеге билгеле.

Русиядән кемнәр киләчәге әлегә мәгълүм түгел. Җыелма төркем башлыгы Шамил Тарпищев журналистларга Алиса Клейбанова һәм Анастасия Павлюченкованың авыруын хәбәр итте. Динара Сафина да яңа сезон уеннарында катнашмаган.
XS
SM
MD
LG