Accessibility links

Кайнар хәбәр

Атом иминлеге саммиты тәмам: ил башлыклары нәрсәгә килеште?


Вашингтонда 47 ил башлыклары һәм рәсми вәкилләр катнашында атом иминлеге саммиты төгәлләнде. Бу 1945 елны Сан-Францискода БМОны оештыру конференциясеннән соң иң зурысы иде. Чараның рәсми ачылышы алдыннан АКШ президенты Барак Обама Кытай, Үрдүн, Украина, Әрмәнстан, Малайзия җитәкчеләре белән очрашты. Бу очрашулар соңрак та дәвам итте.

Саммитта Обаманың дөньяны атом коралыннан азат итүгә юнәлдерелгән програмының төп өлеше каралды. Кушма Штатлар президенты фикеренчә, әлеге эш үз эченә атом державаларының тора-бара атом коралыннан арына баруын күздә тота. Ягъни коралны ясау өчен мөһим булган плутоний запасын юк итү һәм уран баетуны контрольдә тоту өчен мөһим чаралар күрү каралырга тиеш. Вашингтонда узган саммитта нәкъ шушы соңгы мәсьәлә тикшерелде.

Көннең икенче яртысында нәтиҗә ясау матбугат очрашуында Обама атом коралларының террорчылар кулына эләкмәвен тәэмин итү авыр, әмма мөһим эш булуын әйтте. Хәтта террорчыларның кулына атом чималының аз гына күләме эләгүе дә бик зур фаҗигагә китерергә мөмкин.

“Сатып алынырга яки урланырга мөмкин атом коралы өчен чималлар дистәчә илдә бар. Хәтта алма хәтле генә плутоний да йөзләгән мең гаепсезез кешенең үлеменә китерергә мөмкин. Әл-Каидә кебек террор оешмалары атом коралы ясар өчен чималга ия булырга кызыга һәм әгәр алар моңа ирешсә, аны һичшиксез кулланачак”, диде Обама.


Украина атом запасларыннан баш тартырга вәгъдә итте


Саммитта тагын бер зур яңалык ул Украинаның 2012-нче елга атом коралын ясый алырлык чимал запасларын юк итәргә вәгъдә бирүе булды. Мөгаен әлеге чималлар, йә Русия, йә Кушма Штатларга җибәрелер. Кушма Штатлар президенты бу килешүне “тарихи” дип атады һәм Украинага техник һәм финанс ярдәм вәгъдә итте.

Украинадан тыш Обама югары баетылган уранны бирергә ризалашкан өчен Канаданы, чимал запасларын юк итәргә килешкәнгә Мексика белән Чилины мактады.

Шулай ук Кушма Штатлар президенты Русиянең тырышлыгына югары бәя бирде.

“Русиянең плутоний җитештерүче соңгы реакторын ябуны игълан итүе бик мөһим һәм без аны күптән көтә идек. Шактый тырышлыклардан соң, мин Кушма Штатлар һәм Русиянең 68 тонна плутонийны юк итәргә килешүгә бик шат. Бу уртача 17 мең атом коралын ясарга җитә иде. Әмма без моны әлеге чималны халык өчен электр энергиясен чыгаруга тотачакбыз”, диде Обама.

Чыннан да Русия президенты Дмитрий Медведевның тиздән Русиянең Железногорски шәһәрендә корал плутониен җитештерүче соңгы Русия реакторын ябарга вәгъдә итүе хәбәр ителде.

Кытай ни әйтә?

Ак Йорт самитта Иранга каршы чикләүләр кертү мәсьәләсен дә күтәрде. Көнбатышта Иран тыныч максатларда кулланыла торган программа рәвешендә атом коралы ясауны яшерергә мөмкин дип саныйлар.

Вашингтон халыкара җәмәгатьчелек таләпләрен үтәмәгән өчен Иранга җәза бирергә вакыт җитте дигән фикердә.

Дүшәмбе көнне Обама бу мәсьәләдә Кытай премьер-министры Ху Цзиньтао белән очрашу вакытында да сөйләште. Очрашу сәгать ярымга сузылды. Кытай һәм американ рәсмиләре бу сөйләшүләрне нәтиҗәле дип атады.

Кытайның тышкы эшләр министрлыгы вәкиле күптән түгел генә Пекинның Иран атом програмын тоткарлау сөйләшүләренә кушылу карарын кабул итүен раслады. Әмма шул ук вакытта Тәһранга икътисади чикләүләр кертү хакында бер сүз дә әйтмәде. Американ рәсмиләре белдерүенчә, АКШ һәм Кытай чикләүләр турында резолюцияләр булдыруда аларның вәкилләре уртак эш алып барачагына килеште.

Әлбәттә матбугат очрашуында да Обамадан аның Кытай җитәкчесе белән сөйләшүләре турында күбрәк кызыксындылар. Чөнки Иран Кытайга күп нефть сата.

“Дөньяда бик күп ил Иран белән сәүдә итә. Без моның белән бик килешеп бетә алмыйбыз. Кытай җитәкчесенә мин башка президентларга әйткәнне әйттем: “Элек әйткәннәрнең мәгънәсе булырга тиеш. Без атом коралын җәелдермәү килешүен кабул итәбез икән, димәк бу мөһим. Бу максатны тормышка ашырыр өчен халыкара җәмәгатьчелек бердәм булырга тиеш”, диде Обама.

XS
SM
MD
LG