Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:53

Дамир Исхаков: “Әгәр без Русиядә икенче халык статусын югалтабыз икән, безгә караш бөтенләй башка булачак”


Дамир Исхаов

Дамир Исхаов

Башкортстанда нинди генә җәнҗаллар котырса да, бер нәрсә элеккечә дәвам итә: җанисәпкә әзерләнү. Башкортстанның барлык мәгълүмат чаралары аша көне-төне, дигәндәй, республиканың көнбатышында күпләп һәм укмашып яшәгән татарларның татар түгел, ә башкорт булуларын “исбатлау” бара.

Мәгълүм булуынча, 2002 елда үткән җанисәптә татар милләте нәкъ Башкортстанда 300 меңләп татарны югалтты. Нәтиҗәдә, татарларның Русиягә элекке союздаш республикалардан да күпләп кайтуларына карамастан, 1989 елгы җанисәп белән чагыштырганда Русиядәге татарларның саны артмады диярлек. Ә башкортлар, Башкортстанда татарларны сан ягыннан узып икенче урынга чыктылар.

Башкортстан җитәкчелегеннән саркылып чыккан рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, бу җанисәптә башкортларны сан буенча республикада беренче урынга чыгару планлаштырыла. Аңлашыла ки, бу максатка фәкать тагын берничә йөз мең татарны башкорт дип язганда гына ирешеп була. Һәм эшләр шуңа бара да.

Башкортстанда хакимлек кылучы башкорт элитасының бу гамәлләре татар милләтенә нинди зыян китерүе ихтималлыгы турында тарих фәннәре докторы, профессор, Казан галиме Дамир Исхаков белән әңгәмәләштек.

Дамир әфәнде, сез Башкортстан буенча эксперт буларак, Башкортстан телевидениесенең, башка мәгълүмат чараларының җанисәпкә ни рәвешле әзерлек алып барганнарын күзәтәсездер инде. Бөтен пропаганда башкортларның санын ясалма рәвештә арттыруга юнәлтелгән. Сезнең фикерегезчә, күпмилләтле республикада шулай кыланырга ярыймы?

Бу, әлбәттә, бик сәер күренеш. Гомумән, дөньяда, шул исәптән Русиянең бер генә төбәгендә дә моның ише пропаганда алып барылмый. Әйе, җанисәпкә әзерлек бар төбәктә дә алып барыла. Әмма, алар нигездә оештыру эшләренә кагыла: исәпчеләрне әзерләү, укыту һәм башка техник эшләр.

Иң мәзәге – алар бу юлга башкортларның реаль бик аз үсүе аркасында да баскан булулары ихтимал. Җитәкчеләр аңлатырга тиеш бит – нигә Башкортстанда башкортлар артмаганлыгын. Ничек кенә булмасын, анда башкорт санын ясалма юл белән арттыруга әзерлек алып барыла. Билгеле – Башкортстан эчендә башкортның санын фәкать татар исәбенә генә арттырырга мөмкин.

Башкортстандагы мондый проблемалар бүген килеп тумаган, алар күптән килә. Әгәр инде бу юлы да, 2002 елдагы кебек, начар эшләр кабатланса, татар иҗтимагый оешмалары һәм татар милләтенең дәүләтчелеге – Татарстан – бу эшне мәхкәмәләргә җиткерергә тиеш.

Мин дөрес аңлыйммы: татар милләтенең Башкортстанда шулай юкка чыгарыла баруына әлегә Татарстандагы татар элитасының эче пошмый?

Һәрхәлдә, 2002 елдагы җанисәпкә кагылышлы вакыйгаларга Татарстаннан көчле реакция булмады. Ул бит, бер тапкыр булган кабәхәтлек икенче тапкыр да кабатланырга мөмкин.

Кайберәүләр фикеренчә, Русиядә татарларның гомум саны кимүе, Казанның Русия сәяси аренасында тәэсире кимүенә китерә. Сез моның белән килешәсезме?

Ул һичшиксез шулай. Әгәр без Русиядә икенче халык статусын югалтабыз икән, ул вакытта безгә караш бөтенләй башка булачак.Без бүген авыз тутырып әйтәбез – без Русияне коруда катнашкан милләт, дип. Без саныбызны югалтсак, башка халыклар алга чыгачаклар һәм аларның мәнфәгатьләре өстенрәк булачак.

Бер сораудан беркая да китеп булмый. Башкортлар турында сүз чыкса: тугандашлар, бер кошның ике канаты диләр, башка тагын да купшырак эпитетлар кулланалар. Әмма, нәкъ Башкортстанда татарны йомшарту бара. Ә менә башкорт элитасы татар милләтенең потенциалын җимергәндә, Мәскәүнең заказын үтиме яисә үзләре генә моның белән маташамы?

Минемчә, монда ике якның да мәнфәгатьләре туры килә. Мәскәү өчен бу хәл бик уңай, чөнки монда ике арага кара мәче керә. Аннан соң ике республика арасы бозылганнан соң, Мәскәүнең “көйләү” мөмкинчелекләре арта. Әмма, Мәскәүгә аркаланып башкорт элитасы үзенең тар мәнфәгатьләрен алга сөрергә тырыша.

Хәтерегездәдер, 2002 елгы җанисәп алдыннан башкорт элитасының бер өлеше ул вакыттагы Русия президенты Путинга татарлар өстеннән хат яздылар. Ул хатта татарлар Русиянең тарихи дошманы сыйфатында тасвирлана. Соң, ул хатны Мәскәү язып бирмәгәндер бит?

Юк, бу кәгазьне алар үзләре уйлап чыгарган, әлбәттә. Мин икенче нәрсә турында уйлыйм. Эш бит Башкортстандагы элитаның котыруында гына түгел, ә менә шул котыруга татар элитасының җавап бирмәвендә. Алар безнең йомшаклыктан файдаланалар. Әгәр без каты торсак, алар бер ни дә эшли алмаслар иде. Мин башкортларны, бигрәк тә халыкны гаепләмим, ә менә үзебезнең шундый сыек сәясәт алып баруны гаеплим.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG