Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Безнең гәҗит": Акча барын да җиңә


"Безнең гәҗит” коррупция белән көрәшнең уңышсыз баруы, Сталинны кайтару теләге, авыл балаларының да неформал яшьләр агымнарына кушылуы турында яза.

“Безнең гәҗит”нең соңгы санында “Акча барын да җиңә” дигән укучы хаты басылып чыкты. Анда Балык Бистәсе районы Олы Елга авылыннан Зыятдин Шәвәлиев Русиядә коррупцияне җиңү кыенлыклары турында яза. Ул Русиядә 1,4 миллион милиция хезмәткәре булуын, әмма җинаятьләр белән көрәшнең бик сүлпән баруын белдерә.

“Түрәләрнең коррупция белән ничек баюын күрсәтеп торалар, ә законын уйлап чыгармыйлар. Чыккан очракта да, үтәлешен тикшереп тормыйлар. Кая карама урлаш, талаш, үтереш... Илебезне наркомания басып алды. Шул хәтле күп милиция хезмәткәре булса да, наркотиклар читтән рәхәтләнеп керә тора. Барысы да чик буеннан башлана: ришвәт, коррупция,” дип яза газет укучысы.

Ул газет битләрендә, чагыштырып карар өчен чит илләрдәге тәртип саклаучыларның эше белән таныштырып барырга тәкъдим итә.
“Ник акча урлап тотылганнарның мал-мөлкәтен тартып алып хөкүмәткә бирмиләр? Чөнки һаман бер сүз. Акча барысын да җиңә. Бу алдауларга бик тә эчем поша”, дип яза Зыятдин Шәвәлиев.

“Безнең гәҗит”тә Мөслим районы, Исәнсеф авылыннан Мөҗәһидан Мортазин да “Сталин булсамы?” дигән хатында Русиядәге тәртип мәсьәләсе турында уйлана.
“Мин дә сугыш чоры баласы. Авырлыкларны күп күрдем. Шулай да Сталинны хурламас идем. Немец гаскәрләре Мәскәүгә килеп җиткәч тә, Кремльдән качмаган ул. Әйе, ул чорда күп кешене гаепсезгә хөкем иткәннәр. Ә хәзер?! 2-3 кешене үтергән җинаятьчене 5 елга төрмәгә утырталар. Бу дәреслекме? Аннан килеп Сталин үзе атып йөрмәгән. Аны шул җирлектәге җитәкчеләр башкарган. Хәзерге тәртипсезлекләрне күргәч, ирексездән, Сталин булса, бу дәрәҗәгә төшмәс иде, дип уйлап куясың”, дип яза Мөҗәһидан Мортазин.

“Безнең гәҗит”тә “Азатлык” радиосында эфирга чыккан язмалар да урын алган. Мәсәлән, Татарстанның беренче президентының радиога биргән эксклюзив әңгәмәсе басылып чыкты.

Газетның “Үсмер чак” сәхифәсендә, неформаллар ягъни гадәти булмаган киемнәрдән йөрүче, үз идеологиясе белән яшәүче яшьләр культурасы турында тәфсилле мәкалә урнаштырылган. Арча районы Мөндеш авылыннан Фәнзилә Мостафина неформалларның эмо, гот, треш, фрик кебек төрләре турында мәгълүмат бирә.

"Бу шаукымга авыл балалары да бирелә башлады, безнең мәктәптә дә бер кыз эмо булырга теләп карадан киенеп йөри башлаган иде, укытучылар тиз туктатты. Татар рухы сакланган авылларыбызда әлеге күренеш бигрәк тә кыргый булып күренә", ди автор. Фәнзилә Мостафина үзенең хатын неформалларга фикерләрен хаталы икәнен күрсәтү кирәк, дигән тәкъдим белән тәмамлый.
XS
SM
MD
LG