Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чираттагы пар чыгару


Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең атналык утырышы узды. Анда соңгы атналарда барган бәхәс — җанисәпне бойкотлау-бойкотламау мәсьәләсе буенча бәхәсләр дәвам итте.

Вилдан Фәтхуллин: “Хәтта безнең чарага күп халык иярмәсә дә, аның кайтавазы булачак. Чөнки без аны халыкара дәрәҗәдә ирештерәчәкбез”, диде.

Рәмил Хөсәенов: “Без Башкортстан шартларында ничек җанисәп үтүен беләбез. Аның нәтиҗәләре беркайчан да дөрес булмаячак. Шуңа бердәнбер юл — аны бойкотлау”, дигән фикердә.

Вил Латыйпов: “Бойкот дигәнең хакимияткә ышаныч күрсәтмәү дигәнне дә аңлата. Бу бердәнбер дөрес юл", дип әйтте.

Күпчелек, шулай, бойкотлау кирәк дип исәпли. Шуны да әйтергә кирәк, утырышта катнашучыларның күбесе Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары иде. Милли мәдәни мохтарият, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының чарада катнашкан берничә вәкиле кире позициядә торуларын белдерделәр.

Алар фикеренчә, бойкотның нәтиҗәләре булмаячак, ул, киресенчә, зыян гына салачак. Алар исәбенчә, бойкот дип җанисәптә катнашмаучылар өчен дә анкеталарны тутырып, аларны башкорт итеп язулары ихтимал.

“Халык санын алуларда катнашып, канун бозуларны теркәп, мәхкәмәләргә бирү күбрәк нәтиҗәләр бирер иде. Шуңа өстәп җанисәп — ул социаль сәясәт үткәрү өчен дә кирәк. Ягъни, татар саны кими икән, аны финанслау да кими дигән сүз. Бу мәктәпләр, матбага, мәдәният һәм башка кыйммәтләрне киметүгә китерәчәк. Татар булып язылу урынына милләтпәрвар дип аталучыларның бойкот дип милләт санын киметүе безнең файдага түгел”, дип исәпли бойкотка каршы булучылар. Әлеге темага бәхәсләр алдагы утырышта да дәвам итәчәк. Октябрьдә узачак җанисәпкә кадәр әле андый утырышлар күп булачак.

Утырышта Стәрлебаштан килгән район шурасы депутаты, билгеле прозаик Хисаметдин Исмәгыйлев та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул чарада катнашучыларның өлкән яшьтә булуларын билгеләп, яшьләрне җәлеп итәргә чакырды.

Федераль үзәккә каршы башкортлар белән бергә эшләү кирәклеген ассызыклады. "Ике милләт арасына махсус провокацияләр оештырып, безне чәкәштерүләре бар. Шуңа акыл белән, сак эш итәргә кирәк”, диде ул.

“Азатлык” хәбәрчесенең җанисәпне бойкотлау мәсьәләсендә фикерен белешүгә: ”Мин бойкотлауны хупламыйм”, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG